Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Самара өлкәсенең Камышлы авылында танылган тарихчы белән очрашу узды

Самараның «Бердәмлек» газетасында Зөлфия Яруллинаның «Борынгы кулъязмаларның серләренә төшендек» дигән язмасы чыкты. Бу хакта газетаның Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Шушы көннәрдә мавыктыргыч вакыйга булды - күренекле ислам белгече, тарих фәннәре кандидаты Әлфрид Кәшшаф улы Бустанов белән «Татар кулъязмалары нәрсә турында сөйли?» дип аталган очрашу узды.

Әлфрид әфәнде – рус, татар һәм инглиз телләрендә күпсанлы монографияләр язган кеше, шулай ук 40ка якын фәнни мәкалә авторы.

Аның хезмәт юлы Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең көнчыгыш секторында библиограф вазыйфасыннан башланып киткән. Күп еллар борынгы текстлар белән эшләгән ул.

Очрашуда Әлфрид Бустанов, борынгы документларның эчтәлегенә һәм әһәмиятенә аңлатма кертеп, бәяләп бетергесез белемнәре белән уртаклашты. Ул туганнарыбызның гаилә архивларында сакланган кулъязмаларның артефактлар гына түгел, ә бабаларыбызның тарихы, мәдәнияте һәм рухи тормышының тере шаһитлары булуы турында сөйләде.

Әлеге уникаль текстлар аша буыннан-буынга нинди тарих, гыйлем, мәгълүмат тапшырылуы турында белү безгә искиткеч кызыклы булды. Әлфрид Кәшшаф улы борынгы китапларның битләрен җанландыра алды, үткәнебезне һәм хәзергебезне аңлау өчен аларның никадәр актуаль һәм мөһим икәнлеген күрсәтте.

Бу чара тарих, мәдәният һәм халкыбыз мирасы белән кызыксынучылар өчен чын бүләк булды. Илһамландыручы чыгышы, татар кулъязмаларының серләренә кагылырга ярдәм иткәне өчен Әлфрид әфәнде Бустановка олы рәхмәтләребезне белдерәбез».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus