Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Социаль фондның Татарстандагы бүлеге бердәм пособие исәпләү кагыйдәләрен искәртте

Бүген иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашуда Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова Татарстаннан балалы гаиләләргә бердәм пособие исәпләү кагыйдәләре турында сөйләде. Әңгәмә Казанда ЗАГС мәйданчыгында узды.

«Пособиегә хокук хезмәткә сәләтле гаилә әгъзаларының хезмәт потенциалын комплекслы бәяләү нәтиҗәләре нигезендә билгеләнә», - дип хәбәр итте ул.

Хезмәткә сәләтле гаилә әгъзасының 23 яшькә кадәр көндезге бүлектә укуы, өч яшь кадәрге баласын каравы, РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итүе һәм башка сәбәпләр буенча кереме булмаска мөмкин. Пособие Россия гражданнарына билгеләнә.

Гаиләнең тулаем керемен исәпләгәндә түбәндәгеләр исәпкә алына:

  • хезмәт бурычларын яисә башка бурычларны үтәгән өчен түләүләр;
  • пенсияләр, пособиеләр һәм башка шундый ук түләүләр;
  • стипендияләр;
  • алынган алимент суммасы;
  • хәрби хезмәткәрләрнең, хокук саклау һәм башка органнар хезмәткәрләренең акчалата тәэмин ителеше;
  • кыйммәтле кәгазьләр белән операцияләр буенча алынган дивидендлар, процентлар һәм башка керемнәр;
  • банклардагы кертемнәр буенча процентлар рәвешендәге керемнәр;
  • эшкуарлык эшчәнлегеннән керемнәр;
  • махсус салым режимын куллану кысаларында алынган керемнәр;
  • мөрәҗәгать итүченең яисә аның гаилә әгъзаларының Россия Федерациясеннән читтә алган кереме.

«Герой-ана» исеме, «Ата-ана даны» ордены яисә медале белән бүләкләнгән ата-аналарга бүләк итеп бирелгән түләүләр, опекада яисә попечительлектә торучы 18 яшькә кадәрге балаларның банклардагы счет процентлары, балигъ булмаганнарның укудан буш вакытларында эшләгән хезмәт хакы, федераль бюджет акчалары исәбеннән бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм исәпкә алынмый.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus