Махсус операция ветераны «Абилимпикс» чемпионатында алтын медаль яулады һәм эшкә урнашты
Махсус хәрби операция ветераны Сергей Федотов, хәрби хезмәттән кайткач, дәүләт ярдәме белән эшкә урнашты. Моннан тыш, ул махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатында уңышлы чыгыш ясап, Казанда һәм Мәскәүдә алтын медальләр яулады.
«Махсус хәрби операциягә үз теләге белән киттем, Бахмут өчен сугышларда катнаштым, яраландым. 2023 елның маенда Татарстанга кайттым. Реабилитация уздым һәм «Ватанны саклаучылар» фондына мөрәҗәгать иттем. Миңа ветеран таныклыгы алырга һәм инвалидлыкны рәсмиләштерергә ярдәм иттеләр»,-дип сөйләде ветеран «Татар-информ» агентлыгына.
2025 елның февралендә ир-ат кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Махсус хәрби операциягә кадәр Федотов янгын сүндерүче булып эшләгән, элегрәк пешекче һөнәрен дә үзләштергән, әмма белгечлек буенча озак эшләргә туры килмәгән. Армиягә кадәр үк пешекче булып эшләгән. Кадрлар үзәге хезмәткәрләре, теләкләрен исәпкә алып, ветеранны «Яратель» кошчылык фабрикасына эшкә урнаштырган.
Сергей Федотов махсус хәрби операциядә катнашучылары һәм ветераннар арасында һөнәри осталык буенча беренче «Абилимпикс» чемпионатында катнашты.
Киләчәктә Сергей Федотов квалификациясен күтәрергә, курслар узарга ниятли. Моннан тыш, ул ресторанда пешекче булып эшләү турында уйлана. Ә буш вакытларында ул табигатьтә ял итәргә һәм балык тотарга ярата.