Маскат шәһәрендә Татарстан делегациясе күргәзмә тәкъдим итте
Оман Солтанлыгының Маскат шәһәрендә узган Халыкара Бердәмлек фестивалендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе оештырган «От Волги до Залива: Живое искусство Татарстана» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанның мәдәният ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова билгеләп узганча, халкыбызның милли костюмнары традицияләрен саклау һәм аларны заманча юнәлештә үстерү безнең бүгенге көндә төп максат булып тора.
«Әлеге күргәзмәгә без XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башындагы татар костюмнарының реконструкцияләрен алып килдек. Бу безнең Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә әзерләгән зур проект. Бу костюмнарны без тулы образ итеп эшләдек һәм ул чорда яшәгән гаиләне исәпкә алып, ир кешене – имам, ә хатын-кызны абыстай итеп киендереп, янәшәсенә аларның уллары белән киленен һәм оныкларын да бастырып куйдык. Киемнәрнәренә килгәндә, аларны татар халкына яхшы таныш булган милли бизәнү-ясану эшләнмәләре белән бизәдек. Калфак, түбәтәй, кәләпүш, хәситә, яка чылбырлары, читекләр һәркайсы шул чор киеме», – ди ул.
Шулай ук, күргәзмәдә «каюлы күн» сәнгатенә караган милли аяк киемнәре дә урын алган.
«Аларны республикабызда «Сахтиан» (Sahtian) бренды җитештерә. Бу читекләр – татар мәдәниятенең үзенчәлекле йөзе. Алар төрле төстәге күннән, алтын ука һәм ефәк җепләр белән чәчәк-үсемлек орнаментлары чигеп ясала», – диде Алсу Равил кызы.
Әлеге күргәзмәне караучылар Татарстанның милли мирасын, милли бизәкләрен, кул эшләре үрнәкләрен күрү бәхетенә иреште, диелә хәбәрдә.