Рамазан – 2026 200 сумнан 940 меңгә кадәр: Быел фитыр, фидия һәм зәкят күләме ничә сум?
Журналистлар белән очрашуда Татарстан Мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков, нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов һәм мөфтиятнең Социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова чыгыш ясады.
19 февраль – уразаның беренче көне
Быел 19 февраль уразаның беренче көне булачак. Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров шул хакта хәбәр итте.
«Ураза 29 көн дәвам итәчәк. Беренче тәравих намазын төнге намаздан соң 18 февральдә укыячаклар. Тәравих намазы 20 рәкәгать итеп укыла», – диде ул.
Казан казые 2026 елда зәкят, фитыр сәдакасы һәм фидия күләмен атады
Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән 2026 елда зәкят түләү өчен 940 мең сум (алтын буенча) күләмендә нисаб билгеләнде. Казан казые, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы гыйльми секретаре Булат Мөбарәков шулай дип белдерде.
Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме - 120 мең сум (көмеш буенча). Фитыр сәдакасының минималь күләме - 200 сум, ә зәкят түли алган кешеләр өчен 1200 сум тәшкил итә.
«Әгәр кеше вакытлыча ураза тота алмаса, ул аны Рамазан аеннан соң тулыландыра ала. Әгәр дә кеше беркайчан да ураза тота алмый икән, ул һәр көн өчен 450 сум фидия түли», – диде Мөбарәков.
Татарстанда Ураза бәйрәме 20 мартта билгеләп үтеләчәк
Мөселманнар 20 мартта Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ураза гаетен үткәрү тәртибе турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
2026 елда мөселманнар өчен изге Рамазан ае 18 февральдә кояш баегач башлана, уразаның беренче көне 19 февральгә туры килә. Ураза 29 көн дәвам итә һәм 19 мартта тәмамлана.
Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән тыелып тора, күбрәк вакытларын гыйбадәт кылуга һәм изге эшләргә багышлый.
Республика ифтары 13 мартта Казан Экспода узачак
Республика ифтары 13 мартта Казан Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Ифтарда 10 мең кеше катнашыр дип көтелә.
Казанда ифтарларны 49 мәчеттә үткәрәчәкләр. Ифтарда катнашырга теләүчеләр алдан языла ала.
2026 елда мөселманнар өчен изге Рамазан ае 18 февральдә кояш баегач башлана, уразаның беренче көне 19 февральгә туры килә. 20 мартта Татарстанда Ураза гаетен билгеләп үтәчәкләр, бу көн республикада ял көне булачак.
Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән тыелып тора, күбрәк вакытларын гыйбадәт кылуга һәм изге эшләргә багышлый.
Татарстанда 500 гаилә «Зәкят» фондыннан азык-төлек ярдәме алачак
«Зәкят» хәйрия фонды 500 гаиләгә 5 тонна азык-төлек таратачак Бу хакта фонд җитәкчесе Булат Мәрданов хәбәр итте.
Мәрданов билгеләп үткәнчә, узган ел «Рамазан – мәрхәмәтле гамәлләр ае» акциясе кысаларында мохтаҗларга 5 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелгән.
Рамазан аенда Казан һәм Татарстанның барлык мәчетләрендә тәравих намазлары укылачак
Казан һәм Татарстанның барлык мәчетләрендә тәравих намазлары укылачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр. Тәравих намазы 20 рәкәгать итеп укыла.