Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тукай шкатулкасы монологы

Тукай шкатулкасы монологы

Мин – ХХ гасыр башы истәлеге. Диаметрым – 14 см, биеклегем – 8 см. Бүгенге көндә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда сакланам. Минем монда килеп эләгүем очраклы түгел, чөнки мин кайчандыр татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай кулларында булдым. Әлеге куллар җылысын бүгенге көндә дә онытмыйм, хәзерге вакытта да аны үземнең беренче хуҗам дип саныйм. Чөнки Тукай гаять үзенчәлекле шәхес иде. Һәрвакыт уйлана, яңа әсәрләр иҗат итә, язган әсәрләрен кат-кат укып карый... Күпмедер вакыт аның пышылдап укыган әсәрләренә нәкъ тә менә миңа шаһит булырга туры килде. Аларның матурлыгы, аһәңлелеге, алардагы мәгънәнең тирәнлеге... Нәкъ тә менә шуның өчен татар халкы бүгенге көндә дә ул әсәрләрне онытмый, әледән-әле яңартып тора.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Музейга килгән күп кенә кунаклар миңа соклануын яшерми. Сокланмаслык та түгел шул үзем, бик матур итеп эшләнгәнмен! Минем ни рәвешле Тукай кулларына килеп эләгүемне дә яхшы белә күпләр. Алар үзара сөйләшкәндә, шуны аңлап бик сөенәм.

Әле беркөнне генә ике бик зәвыклы татар хатыны кергән иде, аралашуларыннан аларның чит ил татарлары, Казан шәһәрен күрергә килгән туристлар булуын аңладым. Тукай музеена керүләренә аеруча да сөендем. Шунда берсе икенчесенә болай дип сүз башлады: «Карале, минем Габдулла Тукайның менә шушы шкатулкасын әллә кайчаннан бирле күрәсем килгән иде бит инде! Шагыйрь аны Уральск (Җаек) шәһәрендә яшәгәндә үзенең беренче гонорар акчасына ала һәм үги апасы Газизә Зәбировага бүләк итә».

Икенчесе минем ничек музейга килеп эләгүем белән кызыксынды. Ахирәте болай дип җавап кайтарды: «Аны музейга 1987 елда Газизә Зәбированың улы Хөсәен Зәбиров тапшыра». Ике татар хатыны миңа карап елмаешып шактый гына басып торды, аннары гына юлларын дәвам итте.

Шушы сөйләшүне тыңлаганнан соң, күңелем булып, бик сөенеп калдым. Таныйлар бит, беләләр бит минем Тукай шкатулкасы икәнлегемне!

Хәйруллина Энҗе Илшат кызы, 2023 ел.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus