Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зиннур Мансуров: Халисә Мөдәррисова – ир-ат язучылардан да болайрак

Казанда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы һәм танылган драматург Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды. Бу уңайдан Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров та авторның яңа басмасы һәм иҗатына бәяләмә бирде.

«Сүземне шундый бер хакыйкатьтән башлыйсым килә. Чын язучы фикер иясе булырга тиеш. Юк, мин әйтмим, философ, галим дәрәҗәсендә, дип. Чөнки аңа Аллаһы Тәгалә каләм осталыгы сәләтен биргән икән, ул сүзләрдән фикер оештыру зарур. Ул үзенең карашын бөтен дөньяга белдерә ала. Халисә Мөдәррисова – ир-ат язучылардан да болайрак. Аның яңа китабын укып чыктым, ул әйбәт язучы һәм шагыйрә», – дип сөйләде әдип.

Зиннур Мансуров әйтүенчә, Халисә Мөдәррисова – олпат язучыларның иҗат юлын дәвам итә.

«Безнең өлкән буын Совет чоры әдипләре әдәбият белән генә чикләнмәде, ә сәнгатьнең бөтен төрләре буенча фикерләрен белдереп килде. Мәсәлән, Сибгат Хәким – музыка һәм композиторлар турында, Гомәр Бәшировның томлыкларында музыка сәнгатенә кагылышлы бик күп әйберләр бар. Халисә шушы олпат язучыларыбызның традицияләрен дәвам итә. Мин – Хәйдәр Бигичевлар белән якыннан аралашып яшәгән кеше, аның хакында укып гаҗәпләндем. Аннары Мөдәррис Әгъләмов, Рим Идиятуллин турында да укыдым. Чын язучы каләмдәшләренә дә иҗади портрет ясый белергә тиеш. Бу җәһәттән әлеге китапта Халисә Мөдәррисова чын фикер иясе булып ачыла», – диде ул.

Шулай ук китапны тәкъдим итү кичәсендә Халисә Мөдәррисованың иҗаты югары дәрәҗәдә бәяләнүен, аның әсәрләренең камиллеген билгеләп үттеләр.

  • «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабы Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus