Бүген Татарстанда бераз кар һәм -17 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Сишәмбе, 10 февральдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин, көндез явым-төшем көтелми.
Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә искән җилнең тизлеге урыны белән 13 метрга кадәр көчәя.
Минималь температура төнлә һәм иртән -16..-21 градус, аязганда көнчыгыш районнарда -26 градуска кадәр тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы -12..-17 градусны күрсәтәчәк.
Юлларда бозлавык саклана, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.