Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сергей Иванов: Мамадыш районы Татарстанда туризм үзәкләренең берсенә әверелә

Мамадыш районында эре туристлык объектлары һәм җәлеп итү нокталары торган саен күбәя бара, бу аңа республиканың туризм үзәкләренең берсе статусына дәгъва кылырга мөмкинлек бирә. Бу хакта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Мамадыш районында туризмны актив үстерәләр. Соңгы елларда биредә бик күп кызыклы объектлар барлыкка килде. Мамадыш районы эшмәкәрләре «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәмендә 30 млн сумнан артык субсидия алган. Бу акчаларга, мәсәлән, Нократ елгасында пляж булдырганнар һәм М7 трассасыннан узучылар һәм Нократ ярында төн кунарга теләүчеләр өчен йортлар комплексы төзегәннәр. Бүгенге көндә Мамадыш районы Татарстан туризмының тагын бер үзәгенә әверелә, республика халкын гына түгел, башка төбәкләрдән кунакларны да җәлеп итә. Мәсәлән, тау чаңгысы курортына Мәскәүдән һәм күрше өлкәләрдән кунаклар килә. Ә Sunny фест фестиваленә Ульяновск, Мәскәү өлкәсе, Чебоксар туристлары. Мин барлык татарстанлыларны бирегә килеп, бу матурлыкны күрергә чакырам», – диде ул.

2025 елда ачылган «Вятка» курорты туристлык инфраструктурасының үзәге булды. Ул 850, 550 һәм 500 метр озынлыктагы өч тау чаңгысы трассасын, фуникулерны, тюбинг өчен яктыртылган трассаны һәм бау паркын үз эченә ала. 2026 елның беренче аенда курортка 10 меңнән артык кеше килгән. Февраль ахырында анда тау чаңгысы спорты буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узачак.

Моннан тыш, кече шәһәрләр өчен грантлар конкурсында җиңү нәтиҗәсендә тау чаңгысы комплексы янындагы иҗтимагый киңлек төзекләндерелде. Проект территорияне үзгәртте: биредә уңайлы юллар салынды, туристлар һәм халык ялы өчен объектлар урнаштырылды, шулай ук стильле прокат павильоны төзелде. Гаризаларны әзерләүне «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды командасы җитәкләде, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus