Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда Бөтенроссия «Россия чаңгы юлы» ярышлары 4 мәйданчыкта уздырыла

Шимбә көнне, 14 февральдә, Татарстан Республикасы башкаласында 44 нче Бөтенроссия «Россия чаңгы юлы» массакүләм чаңгы ярышлары уздырыла. Ярышларны уздыру мәйданчыклары шәһәрнең һәр районында оештырыла. Чарада катнашу өчен гаризаларны «Дәүләт хезмәтләре» порталында 12 февральгә кадәр тапшырырга була. Әлеге күркәм спорт чарасын уздыру турында аппарат киңәшмәсендә Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ел саен «Россия чаңгы юлы» чын кышкы спорт бәйрәменә әверелә. Казанда яшәүче меңләгән кеше гаиләләре белән әлеге чарада бик теләп катнаша. Чара гөрләгән мәйданда сабыйлардан алып өлкән яшьтәге тормыш сөючеләребезне дә күрергә була. Бу елны ярышлар барлык районнарда да оештырыла. Һәм моның өчен бездә барысы да бар: теләсәң, һәвәскәр чаңгы трассаларында шуарга була, әзерлегең җитсә, профессиональ чаңгы-биатлон комплексында шөгыльләнергә була. Узган ел «Россия чаңгы юлы»нда 20 меңнән артык һәвәскәр һәм профессионал катнашты. Бу елны да чара зур кызыксыну уятыр дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте ярышларның әһәмиятен Казан мэры Илсур Метшин.

Линар Гарипов сөйләгәнчә, катнашучыларга старт комплектлары 9 февральдән 13 февральгә кадәр Үзәк стадионның матбугат үзәгендә биреләчәк. Мандат комиссиясе 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Теркәлгән вакытта шәхесне ачыклый торган документ, медицина белешмәсе һәм иминият полисы таләп ителә.

Ярышлар түбәндәге дүрт мәйданчыкта үткәрелә:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары – Гаврилов урамы янында Казансу елгасы тугаенда;

Вахитов һәм Идел буе районнары – Горки-Әмәт урманында;

Киров һәм Мәскәү районнары – «Локомотив» стадионында;

Совет районы – «Дәрвишләр» торак массивындагы Каенлыкта.

Профессиональ спортчылар өчен 5 һәм 10 чакрым ераклыкка исәпләнгән ярышлар «Локомотив» стадионында оештырыла. Биредә шулай ук спорт ветераннары һәм хәйрия ярышы уздырыла.

Бу елны беренче тапкыр «Безнең ишегалды чемпионнары» Спартакиадасы кысаларында торак комплексларда яшәүчеләр арасында эстафета форматында команда ярышлары оештырылачак. Командаларда катнашучыларның һәрберсенә 1 чакрым ара үтәргә туры киләчәк.

Калган мәйданчыкларда 2 чакрым ераклыкка каралган массакүләм ярышлар көтелә. Күркәм гадәт буенча, укучылар өчен ярышлар гомуми белем бирү мәктәпләре территориясендә уздырыла.

Линар Гарипов билгеләп үткәнчә, узган ел «Россия чаңгы юлы» чарасында 20 меңнән артык Казан халкы катнашкан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus