Миңнеханов Согуд Гарәбстанында «ИННОПРОМ»да катнашучыларны «KazanForum»га чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эр-Риядта узучы «ИННОПРОМ» күргәзмәсендә катнашты һәм «Хезмәттәшлек энергиясе: киләчәк сәнәгате өчен инновацияләр» дип аталган чараның пленар сессиясендә чыгыш ясады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов кабул итүче якка чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары һәм Татарстан компанияләре продукциясен халыкара мәйданчыкта тәкъдим итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Энергетика, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы кебек тармакларда хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур потенциал күрәбез», – дип санап үтте ул.
Миңнеханов шулай ук катнашучыларга Татарстан – Россиядә ислам банкингы проектларын гамәлгә ашыру буенча сынау төбәге, дип сөйләде. Аерым алганда, бүген РФ Үзәк банкы реестрында партнерлык финанславы белән шөгыльләнүче 35 оешма исәпләнә.
«Узган ел республикабыз башкаласы Казанда ислам финанс институтлары хисапчылык исәбен һәм аудитын оештыру (AAOIFI) вәкиллек үзәге ачылды. Эшчәнлек Россия Федерациясе эчендә генә түгел, БДБ илләре киңлегендә дә партнерлык финанслары стандартларын үстерүгә юнәлдереләчәк. Биредә булган хезмәттәшләремне ислам финанславы шартларында Татарстанда уртак проектларны гамәлгә ашырырга чакырам», - дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.
Моннан тыш, Миңнеханов Татарстанның хәләл индустрияне үстерүе турында аңлатты һәм республиканың гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрне киңәйтүе белән кызыксынуын ассызыклады.
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казанда уздырылучы Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумында катнашырга чакырды.