Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов ИСЕСКО генераль директоры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәт Әл Мәлик белән очрашты. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ИСЕСКО мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникацияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү белән шөгыльләнә. Оешмага Ислам хезмәттәшлек оешмасының 57 әгъзасы арасыннан 54 дәүләт керә. Россия ИСЕСКОда 2007 елдан бирле күзәтүче статусына ия.

Очрашу барышында Татарстан Рәисе ИСЕСКО җитәкчелегенә 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алган Казанга теләктәшлек күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

«2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын кабул итү - безнең өчен зур мәртәбә. Сезгә һәм Сезнең командага ышаныч һәм ярдәм күрсәткәнегез өчен тагын бер кат рәхмәт белдерәсем килә», – дип искәртте Миңнеханов.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Ул шулай ук республиканың KazanForum мәйданчыгында Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең мәдәният министрлары катнашында ИСЕСКО Генераль ассамблеясын уздырырга әзер булуын белдерде.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ИСЕСКО яклавы астында Габдулла Тукай исемендәге халыкара премияне гамәлгә куярга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу Ислам дөньясының мәдәни башкаласы елында символик адым булачак, ул шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга туры килә.

Республика Рәисе шулай ук ИСЕСКО башлыгын Казан глобаль яшьләр саммитында катнашу өчен Казанга чакырды. Үз чиратында, Сәлим бән Мөхәммәт Әл Мәлик Рөстәм Миңнехановка очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм оешманың 2026 елда Казанга аерым игътибар бирәчәген билгеләп үтте.

«Сезнең белән очрашуыма шатмын. Быел оешманың барлык өлкәләрендә дә Казанга өстенлек бирәчәгебезгә ышандырам», - дип белдерде ул.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ИСЕСКО генераль директоры хәбәр иткәнчә, оешма Габдулла Тукай исемендәге премияне гамәлгә кую инициативасын хуплый һәм якын арада бу мәсьәләне карарга керешәчәк. Ул шулай ук глобаль яшьләр саммитын уздыруга карата кызыксынуын белдерде, ИСЕСКОның чарада катнашучы гына түгел, оештыручы да булырга әзер икәнен билгеләп үтте.

«Без быел Казанга аерым игътибар бирәчәкбез һәм сезнең республиканың мәдәни байлыгын дөньяга күрсәтү өчен барысын да эшләячәкбез», – дип сүзен төгәлләде Сәлим бән Мөхәммәт Әл Мәлик.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus