Дүшәмбе Татарстанда тагын буран көтелә
Алдагы тәүлектә Татарстан территориясендә тагын буран көтелә, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начараячак. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, шулай ук көчле кар явуы көтелә, ә юлларда урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кисәтү таратты һәм халыкны иминлек чараларын үтәргә өндәде. Ведомство түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
. җәяүлеләр кичүе аша гына юл аркылы чыгарга;
. автомобильләрне начар беркетелгән конструкцияләрдән ераграк куярга һәм алар янында тормаска;
. түбәләрдә кар һәм боз күп җыелган урыннарны урап узарга;
. юлда кискен маневрлар (бер полосадан икенчесенә чыгу, алдагы машинаны узу) ясамаска.