Һиндстанның Казандагы генконсуллыгы тулай торактагы һөҗүмнән соң вәкилләрен Уфага җибәрде
Һиндстанның Казандагы консуллыгы Башкорт дәүләт медицина университеты тулай торагындагы һөҗүмнән соң үз вәкилләрен Уфага җибәрде. Бу хакта Һиндстанның Мәскәүдәге илчелеге телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Дипломатик миссиядә билгеләп үтүләренчә, һөҗүм нәтиҗәсендә берничә кеше, шул исәптән Һиндстанның дүрт студенты зыян күргән. Илчелек җирле хакимият белән элемтәдә тора, ә консуллык хезмәткәрләре зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен Уфага җибәрелгән инде.
ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә пычак белән коралланган яшүсмер Репин урамындагы тулай торакка бәреп кергән һәм анда яшәүче Башкорт дәүләт медицина университеты студентларына һөҗүм иткән.
Кулга алынганда ул каршылык күрсәткән һәм үзен-үзе яралаган. 17нче шәһәр балалар клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Айбулат Алибаев сүзләренчә, хәзерге вакытта һөҗүм итүче реанимациядә, хәле тотрыклы авыр.
Һөҗүм нәтиҗәсендә барлыгы алты кеше зыян күргән, аларның икесе - полиция хезмәткәрләре.
Башкортстан прокуратурасы әлеге хәлнең шартларын ачыклый. Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу һәм хокук саклау органнары хезмәткәренең тормышына кул сузу маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.