Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илсур Һадиуллин: Татарстан үзенең фәнни казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үзе җитәкләгән ведомство һәм шәхсән үз исеменнән галимнәрне, тикшеренүчеләрне, укытучыларны һәм гомерләрен фәнгә багышлаган барлык кешеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул Россия фәне көнен интеллектуаль эзләнү, новаторлык һәм кеше акылының чиксез мөмкинлекләре бәйрәме дип атады.

«Фән - ул эшчәнлек өлкәсе генә түгел, ул алгарышны хәрәкәткә китерә һәм киләчәкне формалаштыра торган үзгә бер фикерләү рәвеше. Бүген, кискен технологик үзгәрешләр чорында, сезнең хезмәтегез аеруча зур кыйммәткә ия: нәкъ менә сез республикабызның һәм бөтен илебезнең тотрыклы үсеше өчен нигез саласыз», - дигән ышаныч белдерде министр.

Татарстан Республикасы үзенең фәнни казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана, дип өстәде ул. «Узган елда без нефть химиясе һәм материаллар белеме өлкәсендә зур нәтиҗәләрнең шаһиты булдык - җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрә торган яңа катализаторлар һәм композит материаллар эшләнде; биомедицина һәм фармакологиядә кеше гомерен саклап кала торган инновацион препаратлар һәм диагностика методикалары булдырылды; IT һәм робот техникасында автоматлаштыруның яңа офыкларын ача торган интеллектуаль идарә системалары кертелде; агротехнологияләрдә авыл хуҗалыгы өлкәсендә экологик иминлекне һәм уңдырышлылыкны арттыру өчен фәнни карарлар тәкъдим ителде», - дип санап үтте профильле ведомство башлыгы.

Һадиуллин сүзләренчә, галимнәрнең яшь буыны аеруча зур горурлык хисләре уята. Татарстан студентлары һәм аспирантлары даими рәвештә Бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңү яулый, кыю идеяләр тәкъдим итә һәм бүген үк булачак ачышларга нигез сала.

«Сезнең уңышларга куәтле тикшеренү инфраструктурасы, сәнәгать белән тыгыз хезмәттәшлек, дәүләтнең системалы ярдәме – грантлар, яшь галимнәрне стимуллаштыру программалары, лабораторияләрне модернизацияләү ярдәм итә. Сезнең хезмәтегез - Татарстанның киләчәгенә инвестиция. Сезнең талантыгыз, үҗәтлегегез һәм фәнгә тугры калуыгыз нәтиҗәсендә республика Россиянең алдынгы фәнни-белем бирү үзәкләренең берсе статусын ныгыта», - дип искәртте ТР мәгариф һәм фән министры.

«Бәйрәм көнендә фән ветераннарына – зирәклек, остазлык һәм традицияләрне саклаулары, гамәлдәге тикшеренүчеләргә – идеяләрнең кыюлыгы һәм сайланган юлларына тугры калулары һәм яшь галимнәргә энергия, креативлык һәм иртәгесе көн өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер торулары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә», – дип өстәде ул.

Илсур Һадиуллин тикшеренүчеләргә яңа фәнни алгарышлар һәм патентлар, уңышлы грантлар һәм халыкара коллаборацияләр, сәламәтлек һәм иминлек теләде. «Сезнең ачышларыгыз Татарстан һәм Россиянең чәчәк атуына хезмәт итсен, ә фән безне яңа офыкларга алып баручы яктылык чыганагы булып калсын!» - дип сүзен төгәлләде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus