Рөстәм Миңнеханов «Алтын битлек» махсус премиясе лауреаты булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны «Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткәне» өчен «Алтын битлек» махсус премиясе белән бүләкләделәр. Бу хакта премиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сезон нәтиҗәләре буенча «Алтын битлек»нең 14 махсус премиясен тапшыру турында карар кабул ителгән. Шуларның 11е - «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен», тагын өчесе «Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен» тапшырылды. Француз актрисасы Фанни Ардан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянинның театрга зур ярдәм күрсәтүе билгеләп үтелде.
«Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» премиясенә «Эрмитаж» театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Михаил Левитин, Россиянең халык артисты Ирина Муравьева, СССРның халык артисты Людмила Чурсина, Россиянең халык артисты Борис Гранатов, Архангельск яшьләр театрының сәнгать җитәкчесе Виктор Панов, Россиянең халык артисты Нина Рыжова, Россиянең халык артисты Наина Хонина, Россиянең халык артисты Сергей Мигицко, Россиянең халык артисты Александр Ворошило, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Вероника Косенкова, шулай ук М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесы президенты Борис Любимов лаек булды.
«Алтын битлек» махсус премиясе ел саен Бөтендөнья театр көнендә – 27 мартта тапшырыла. Ул театр өлкәсендә иң абруйлы бүләкләрнең берсе санала, Россия театры традицияләрен саклау һәм үстерүгә шәхси өлеш кертүнең әһәмиятен искәртә.