Татарстанда алкогольдән агуланып үлүчеләр 32 процентка кимегән
Узган елда Татарстанда алкогольдән агуланып үлүчеләр 32 процентка кимегән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Альмир Абашев чыгышыннан билгеле булды.
Үлем очракларыннан тыш, алкоголь психозлар саны 21 процентка кимегән.
5511 кеше кодлаштыру узган, яртысының шактый озак вакытка тыелып торуы күзәтелә. Исерткечләр белән нык мавыккан ата-аналарны дәвалауга юнәлдерелгән «Аеклык ноктасы» проекты нәтиҗәсендә 1200 бала гаиләдән аерылмаган.