Татарстанның бер фирмасы җитәкчесе 19 миллион сум салым түләмәүдә шикләнелә
Татарстанның «СТК Калагия» фирмасы җитәкчесе 19 миллион сум күләмендә салым түләмәүдә гаепләнә.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тикшерү версиясе буенча, 2022 елдан 2024 елга кадәр ул декларациягә 16 партнер белән фиктив килешүләр турында ялган мәгълүмат керткән һәм өстәмә кыйммәткә салым түләүдән качкан.
Салымнарга бәйле мошенниклыкны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык идарәсе һәм Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан үткәрелгән тикшерү вакытында ачыклаганнар.