Казан юлларындагы бөкеләр 9 баллга җитте
Кич белән Казан юлларында 9 баллы бөкеләр барлыкка килде. Бу хакта «Яндекс.карта» сервисы мәгълүматларыннан күренә. Хәрәкәт шәһәрнең барлык районнарында да диярлек катлауланды.
Картада иң проблемалы участоклар: Техник урамы, Суконный Бистәсе районы, Җиңү проспекты һәм Ямашев проспекты кызгылт төстә күрсәтелгән, анда юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.