Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» конференциясе үтәчәк

20-21 февральдә Халыкара туган телләр көне уңаеннан «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Бу хакта «Татнетны үстерү фонды» хәбәр итә.

Конференция мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында шәхес, җәмгыять, мәдәният, тел һәм коммуникация үзенчәлекләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган.

Конференциядә җәмәгать эшлеклеләре, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләр, аспирантлар, студентлар, шулай ук муниципаль һәм иҗтимагый оешмаларның әлеге юнәлештә кызыксынып эш алып барган вәкилләре катнаша ала.

Материаллар сылтама буенча 2026 елның 10 февраленә кадәр татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

2026 елда V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә түбәндәге юнәлешләрдә эшләр кабул ителә:

1. Цифрлы чорда телләр һәм мәдәниятләр диалогы: Россия халыклары телләрен саклау һәм үстерү өлкәсе буларак киберкиңлек; 2. Локаль телләрне һәм диалектларны саклау, туган якны өйрәнүне һәм туризмны үстерү буенча IT-проектлар: региональ һәм муниципаль практикалар; 3. Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм коммуникация: челтәр басмаларында, блогларда, мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә тел стратегияләре; 4. Цифрлы гуманитар фәннәр һәм тел белән әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр; 5. Мәгълүмати һәм лингвистик иминлек проблемалары: челтәрдә манипуляцияләргә, фейкларга һәм экстремистик контентка каршы тору; 6. Тел белән бәйле профессияләрнең киләчәге: цифрлы трансформация шартларында лингвист, тәрҗемәче, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе компетенцияләре; 7. Шәхес һәм җәмгыятьнең виртуаль хезмәттәшлегенең психологик һәм этик аспектлары: социализациянең яңа формалары, кибербуллинг һәм этикет; 8. Ясалма интеллект, тел һәм җәмгыять: мәгариф, фән һәм этика өчен заман таләбе (чат-ботлар, нейрочелтәрләр, машина тәрҗемәсе). 9. Мәгълүмати җәмгыятьтә медиамәдәният һәм әдәбият: туган телдә әдәбиятны саклау һәм популярлаштыруның цифрлы стратегияләре. 10. Цифрлы күптөрлелектә бердәмлек: гомуми социомәдәни киңлектә Россия халыклары телләренә һәм мәдәниятләренә ярдәм итү өчен цифрлы чишелешләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus