Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Белоруссиядә Татарстаннан беренче Советлар Союзы Герое Федор Баталовның каберен тапканнар

Белоруссиядә Татарстаннан беренче Советлар Союзы Герое Федор Баталовның кабере табылган, дип хәбәр итә ТНВ. Батальон командирын Бөек Ватан сугышында һәлак булуыннан соң 80 елдан артык вакыт узгач табалар.

Федор Баталов Казанда туган һәм хәрби мәктәпне тәмамлаган. Ул өч сугышта – Гражданнар, Совет-Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. Федор Баталов 1941 елның 17 августында һәлак була. Баталов Советлар Союзы Герое исеменә ТАССРдан беренче булып тәкъдим ителә, ә аның портреты «Правда» газетасының беренче битендә басыла.

Баталовның җирләнгән урыны 80 елдан артык билгесез булган. Чишелеш Жлобинский районының Старая Рудня белорус авылыннан килде. Биредә яшәүче хатын «Днепровский рубеж» отряды эзләүчеләренә солдатларның офицерны хушлашу залпы белән күмгәннәрен бала чагында ук күргәне турында сөйләгән.

«Менә бу хәл барысын да үзгәртә. Мин аңладым, бу гади рядовой солдат түгел, ә ниндидер югары дәрәҗәле офицерны, яки героик батырлык кылган кешене күмү урыны», – дип уртаклашты отряд командиры Александр Лукашук (Белоруссия).

Эзләүчеләр прокуратура һәм тикшерүчеләр белән берлектә эксгумация һәм экспертизалар сериясен үткәрделәр, шул исәптән антропологик, 3D-йөзне торгызу һәм геройның оныгыныж ДНКсы белән чагыштыру. Бу процедуралар Федор Баталовның шәхесен раслаган.

«Федор Баталовның кабере табылуы турында билгеле булгач, бу сүз белән безнең хисләребезне белдерү кыен. Бу дулкынлану да, горурлык та, аның язмышын белү өметебезнең ниһаять чынга ашуына шатлык та», – диде геройның оныгы Олег Васильев.

Туганнары һәм Жлобин халкы карары буенча Федор Баталовны аның батальоны беренче булып фашист илбасарларыннан азат иткән шәһәрдә күмәчәкләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus