Татарстанда «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы ике сәгатьтән гамәлдән чыгарылды
Татарстанда Мәскәү вакыты белән 11.44 сәгатьтә кертелгән «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимын гамәлдән чыгардылар. Ул ике сәгатьтән артык эшләде. Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы бетерелде», - дип күрсәтелгән рәсми кушымтада.
БПЛА куркынычы режимына карамастан, республика аэропортларында чикләүләр кертелмәде.