Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты янәдән елның иң яхшы аэропорты булды

2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты «Елына 2-6 млн пассажир категориясендә 2025 елның иң яхшы аэропорты» номинациясендә «Россиянең һава капкасы» XII Милли премиясенә ия булды.

Бүләкләү тантанасы 4 февральдә Мәскәүдә Nais граждан авиациясе инфраструктурасы милли күргәзмәсе кысаларында узды.

«Казан» аэропортының әлеге абруйлы премиядә җиңүе хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсе һәм эш сыйфаты турында сөйли. Сезнең хезмәтегез һәм эшкә тугрылыгыгыз миллионлаган пассажир өчен сәяхәтләрне уңайлы һәм куркынычсыз итә. Бу казаныш коллективның профессиональлеген ачык раслый. Бүләк алдагы үсеш һәм яңа казанышлар өчен стимул булсын!» – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов.

«Россиянең һава капкасы» премиясе – ул безнең коллективның иң югары бүләге һәм казанышы. 2025 ел нәтиҗәләре буенча Казан аэропорты үз тарихында беренче тапкыр 5 384 мең пассажирга хезмәт күрсәтеп, пассажирлар ташу күләме буенча 2024 елның рекордлы нәтиҗәсен яхшыртты. Сервис линейкасын киңәйтү һәм инфраструктураны модернизацияләү буенча даими эш алып барыла. Һәм, әлбәттә, узган ел яңа пассажирлар терминалы төзелеше башланды. 2-6 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән көндәшлек категориясендә Россиянең иң яхшы аэропорты исеме аэропортка эксперт бергәлеге, партнерлар һәм пассажирлар тарафыннан бирелгән югары бәя турында сөйли. Без бу бәяләү өчен рәхмәтле һәм премиянең Оештыру комитетына рәхмәт белдерәбез», - дип ассызыклады «Казан» халыкара аэропорты АҖ генераль директоры Сергей Романцов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus