Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төмәннән Вера: Эшеңнең профессионалы булу өчен актив тормыш позициясенә ия булу кирәк

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Лариса Тузмөхәмәтованың татар яшьләре берлеге оешмасының актив әгъзасы Вера Бикмеева турында «Иҗат сөюче табибә» дигән язмасы чыкты.

«Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге оешмасының актив әгъзасы Вера Бикмееваның иҗади кул эшләрен күргәч, чын күңелдән сокланасың, ә узган елда ул үзенең мәхәббәт исемле татар бизәнү әйберләре брендын булдырды. Биредә татар стилендә ясалган алкалар, чулпыларның төрлесен сайлап алырга була. Вера Венер кызының үзе һәм иҗаты белән якыннан таныштык. Ул безгә болай дип сөйләде:

- Мин 2007 елның карлы-буранлы январь аенда Төмән шәһәрендә тудым. Бүгенге көндә әти-әнием, сеңелләрем, энем белән Төмән округы, Олы Акъяр авылында яшибез. Әнием сәнгать гимнастикасы һәм декоратив-гамәли сәнгать укытучысы булып эшли. Ул үзенең мисалы белән хатын-кызның йомшак, нәфис һәм шул ук вакытта көчле булырга тиешлеген күрсәтә. Әтием нефть җиһазлары инжинирингы һәм җитештерүе өлкәсендә хезмәт куя. Балачактан ук кешеләргә ярдәм итү теләге белән ак халатлы табибә булырга хыялландым. Теләгемне тормышка ашырып, 11 классны тәмамлагач, Төмән медицина университетының педиатрия факультетына укырга кердем. Педиатрия юнәлешен сайлавымның сәбәбе – үзем зур гаиләдә үскәнгә, сабыйларны яратам, шуңа балаларны дәваларга, аларга ярдәм итәргә телим.

Ләкин студент еллары – бу бары тик уку гына түгел, шуңа күрә мин беренче курсымнан башлап университетның төрле чараларында актив катнаша башладым. Шул рәвешле, мин Төмән өлкәсенең татар яшьләре берлеге оешмасына эләктем, анда 100 процент үземне күрсәтә алдым. 2025 елның апрелендә мин беренче тапкыр Казанга, «Идел» яшьләр үзәге үткәргән «Заман» блогинг мәктәбенә бардым. Анда Россиянең төрле почмакларыннан килгән яшьләр белән таныштым. Бу сәфәрдән соң мин татар стилендә бизәнү әйберләре ясарга илһамландым һәм үземнең бизәнү әйберләре брендын булдырдым.

Аннары август аенда Казанда «Татар яшьләре көннәре»ндә катнаштым. Анда мин «Идел кызы» конкурсында катнашып, үземнең бизәнү әйберләремне тәкъдим иттем. Күрсәткән бизәнү әйберләрем күпләрнең күңеленә хуш килде, хәтта миңа заказ бирүчеләр дә булды. Көз көне университет каршында татар яшьләре клубы оештырылгач, бертавыштан мине җитәкче итеп сайладылар.

Минемчә, үз эшеңнең профессионалы булу өчен актив тормыш позициясенә ия булу кирәк дип исәплим. Шуңа күрә мин укудан тыш иҗтимагый эшләрдә актив катнашам».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus