Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Юрист бала караган чорда больничный буенча түләүләр тәртибен аңлатты

Россиядә бала караган чорда больничный буенча түләүләр күләме сабыйның яшенә һәм иминият стажының озынлыгына бәйле. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «SuperJob» сервисы юридик практика җитәкчесе Александр Южалинга сылтама белән хәбәр итә.

Сигез яшькә кадәрге авыру баланы караган чорда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие, ата-ананың иминият стажына карамастан, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнә.

Әгәр балага сигез яшь һәм аннан да күбрәк булса, түләүне исәпләгәндә инде иминият стажы исәпкә алына. Амбулатор дәвалану вакытында беренче ун календарь көндә пособие - стажның озынлыгына бәйле күләмдә, ә аннан соңгы көннәрдә уртача хезмәт хакының 50 проценты күләмендә түләнә.

Баланы стационарда яки көндезге стационар шартларында дәвалаганда түләү күләме тулысынча иминият стажы белән билгеләнә.

Стажга бәйле рәвештә пособие күләме түбәндәгечә тәшкил итә: иминият стажы сигез ел һәм аннан да күбрәк булганда – уртача хезмәт хакының 100 проценты, биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда – 80 проценты, биш елдан азрак стаж булганда – 60 проценты.

Южалин ачыклык керткәнчә, пособиене исәпләү өчен уртача хезмәт хакы соңгы ике календарь ел өчен билгеләнә. Шул ук вакытта, түләүләрнең күләменә максималь чикләр куела, алар һәр елга аерым билгеләнә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus