Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Начвин «бишьеллыгы»: Татарстанда ясалма фәһемне үстерү программасы гамәлгә ашырыла башлый

Татарстан технологик суверенитетның нигезе буларак ясалма фәһемгә басым ясый. 5 ел эчендә республика исәпләү куәтләрен 30 тапкыр арттырырга, ясалма фәһем белгечләрен үстерергә, дәүләт идарәсе, медицина һәм сәнәгатькә интеллектуаль карарлар кертергә ниятли. ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы Рөстәм Миңнеханов катнашындагы коллегия утырышында шушы планнарны тәкъдим итте.

Татарстан биш ел эчендә үзенең ясалма фәһем инфраструктурасын булдырачак

Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ведомство коллегиясенең беренче йомгаклау утырышын үткәрде. Ул әлеге ведомствоны 2025 елның сентябреннән җитәкли. Сүз уңаеннан, утырышта үз вазифасыннан киткән Айрат Хәйруллин да катнашты.

Начвин 2025 ел нәтиҗәләре турында хисап тотып кына калмыйча, программалы чыгыш та ясады – ул Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма фәһемне үстерү проектын гамәлгә ашырырга ниятли.

Анда – барлыгы дүрт блок. Беренчесе - инфраструктура. Татарстан якындагы биш елда исәпләү куәтләрен 30 тапкырга арттырырга ниятли. Моның өчен республика ел саен зур егәрлекле серверлар сатып алачак. Беренче чиратта, аларны дәүләт ихтыяҗлары өчен кулланачаклар һәм параллель рәвештә бизнеска арендага бирәчәкләр.

Зур тел модельләренә аерым басым ясала: аларны республика мәгълүматларында, шул исәптән ачык чишелешләр базасында өстәмә рәвештә өйрәтәчәкләр.

Программаның икенче блогы - кадрлар. Республикада 100 мәктәптә ясалма фәһем түгәрәкләре барлыкка киләчәк, ә 700дән артык укытучы һәм мөгаллим ясалма фәһем белән эшләү өчен курслар узачак. Барлык IT-көллиятләрдә дә профильле программалар кертелә.

Илья Начвин: «Без хакимият органнары өчен 50дән артык ясалма фәһем агенты булдырачакбыз. Алар дәүләт хезмәткәрләренең эш сыйфатын яхшыртачак һәм ел саен ярты миллионга якын кеше-сәгатьне янга калдырачак»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Алгарыш – ясалма фәһем» проекты аеруча кызыклы: иң яхшы йөз укучыга республика хисабына әйдәп баручы чит ил югары уку йортларында белем алу мөмкинлеге бирелә. Әмма бер шарт бар – Татарстанга әйләнеп кайтып, республика файдасына өч ел эшләргә кирәк.

«Без үзебезнең белгечләр буынын үстерергә – технологияләрне кулланып кына калмыйча, ә үзләре шуларны булдыручы кешеләр тәрбияләргә тиеш», – дип искәртте Начвин.

Өченче блок - гамәли проектлар. Ясалма фәһем дәүләт хезмәтләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш, авыл хуҗалыгы, экология һәм башка өлкәләргә активрак кертеләчәк.

«Без хакимият органнары өчен 50дән артык ясалма фәһем агенты булдырачакбыз. Алар дәүләт хезмәткәрләренең эш сыйфатын яхшыртачак һәм ел саен ярты миллионга якын кеше-сәгатьне янга калдырачак – бу бертөрле, механик рәвештә башкарыла торган эш белән түгел, ә үсеш белән шөгыльләнә алачак меңнән артык кеше», – диде Начвин.

Дүртенче блок - фән. Министрлык ТР Фәннәр академиясе һәм бизнес белән берлектә ел саен икешәр дисциплинаара ясалма фәһем лабораторияләре булдырачак. Алар тикшеренүләрне сәнәгать, медицина, агросәнәгать комплексы һәм шәһәр хуҗалыгының реаль бурычлары белән бәйләр дип көтелә.

«Шул рәвешле, хөрмәтле коллегалар, 2030 елга Татарстан Республикасы үзенең ясалма фәһем инфраструктурасын булдырачак һәм технологик суверенитетка таба мөһим адым ясаячак», – диде Начвин.

Рөстәм Миңнеханов: «Без ясалма фәһемне хәзер кайда гына кулланмыйбыз: сәламәтлек саклауда, архив эшләрендә, төзелеш комплексында. Бу - бик мөһим ресурс»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ясалма фәһемне үстерү программасын хуплады

Рөстәм Миңнеханов ТР вице-премьеры Шамил Гафаровка 2026 елның беренче кварталында ясалма фәһемне үстерү республика программасын кабул итәргә кушты.

«Без ясалма фәһемне хәзер кайда гына кулланмыйбыз: сәламәтлек саклауда, архив эшләрендә, төзелеш комплексында. Бу - бик мөһим ресурс. Тулаем алганда, мәгариф, социаль өлкә, төзелеш, агросәнәгать комплексын цифрлы оештыру - бик мөһим юнәлешләр. Шамил Хәмитович, әйдәгез бу эшне алга таба да дәвам итик», – дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов Гафаровка.

ТР Рәисе барлык куелган бурычлар өчен өйрәтелгән кешеләр кирәк, шуңа күрә кадрлар әзерләү белән шөгыльләнү зарур, дип өстәде.

Рифкать Миңнеханов Татарстанда ясалма фәһем белән бәйле нинди проектлар гамәлгә ашырылуы турында сөйләде

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Фәннәр академиясе нейрочелтәрне татар теленә өйрәтергә ярдәм итте

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Татарстанда ясалма фәһем белән бәйле нинди проектлар гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Иннополис Университеты, фәнни тикшеренүләрне автоматлаштыру өчен ясалма фәһем агентын да кертеп, алдынгы технологияләр булдыру өчен 676 миллион сум күләмендә федераль грант алган. Бу республиканы фәнни потенциалның яңа дәрәҗәсенә күтәрә, дип саный Миңнеханов.

ТР Фәннәр академиясенең AIRI Ясалма фәһем институты белән стратегик партнерлыгы мөһим адым булды. Иннополис Университеты белән берлектә генератив ясалма фәһем лабораториясе булдырыла, ул текст, сурәтләр, видео, тавыш һәм медиархитектура белән эшли. Хезмәттәшлек кысаларында татар телендәге текстларны эшкәртү буенча хакатон узды.

Рифкать Миңнеханов GigaChat нейрочелтәрен татар теленә өйрәткән проектны тагын бер казаныш дип атады. Республика Фәннәр академиясе татар телендәге әдәбият, вакытлы матбугат һәм белем бирү материалын үз эченә алган мәгълүматлар базасын әзерләгән.

ТР Фәннәр академиясе докторлык диссертацияләрен әзерләү һәм яклау өчен 223 фән кандидатына (әмма ясалма фәһем һәм компьютер фәннәре өлкәсендә проектлар 11 генә) грант ярдәме күрсәтте. Академия президенты ясалма фәһем технологияләрен үстерү өчен өстенлекләрне яңадан карарга кирәк дип саный.

Начвин коллегиядә хәбәр иткәнчә, узган ел азагында Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә кеше йөзләрен танып видеокүзәтү системасын булдыруның беренче этабын тәмамлаган

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан метросында станция һәм маршрутларда Wi-Fi нокталарын урнаштырырга телиләр

Миңнеханов киң аудитория өчен аңлаешлырак темалар турында да сөйләде. Мәсәлән, Wi-Fi иҗтимагый челтәренә тоташу нокталары җитмәве яки республика халкы элемтә булмаудан интекмәсен өчен трассалар буенда база станцияләрен урнаштыруны дәвам итәргә кирәклеге хакында.

Коллегиядән соң Начвин «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә Казан метрополитены станциясен 2026 ел ахырына кадәр иҗтимагый Wi-Fi белән тәэмин итү планы турында хәбәр итте. Киләчәктә ул вагоннарда да барлыкка киләчәк.

Начвин коллегиядә белдергәнчә, узган ел азагында Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә кеше йөзләрен танып видеокүзәтү системасын булдыруның беренче этабын тәмамлаган. «Акыллы камералар»ның беренче йөз данәсе тоташтырылган инде. 2026 елга куелган бурыч - камералар санын арттыру һәм функционалны киңәйтү.

«Акыллы камералар» ярдәмендә җинаятьләрне ачу мөмкинлеге артты, дип хәбәр итте Миңнеханов.

«Әле 10-15 ел элек кенә без бу җинаятьләрне берничек тә ача алмаган булыр идек», - дип искәртте ТР Рәисе.

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Миңнехановтан 2026 елда «Татарстан Почтасы»ның 50 бүлеген ремонтлау өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирүне сорады

Фото: © «Татар-информ»

Начвин почта бүлекләрен ремонтлауга акча бүлеп бирүне сорады - 2026 елда 100 почта бүлеген яңартырга ниятлиләр

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Миңнехановтан 2026 елда «Татарстан Почтасы»ның 50 бүлеген ремонтлау өчен, федераль бюджеттан финанслар җәлеп итеп, өстәмә рәвештә тагын 50 объектка республика бюджетыннан акча бүлеп бирүне сорады. Нәтиҗәдә, бер ел эчендә яңартылган бүлекләр саны ике тапкыр артачак.

Миңнеханов үз чыгышында почта хезмәткәрләренә ярдәм итәргә кирәклеген әйтте, чөнки авыл халкы өчен бу тышкы дөнья белән элемтәдә торуның әһәмиятле каналы.

«Без шәһәрдә яшибез һәм почта бүлекләренә булган ихтыяҗны тоймыйбыз, ә авыл кешесе аңа бик мохтаҗ. Мин элеккеге авыл кешесе, районнарда эшләгән кеше буларак, бу тема бик мөһим дип саныйм», - диде Рәис.

Ул шәһәрдә китерелгән товарны алу өчен төрле мөмкинлекләр бар, ә авыл халкы өчен бу бурычны нәкъ менә почта башкара, дип өстәде.

Узган ел 30 авылда почта бүлеге яңартылган, шуларның яртысы – республика бюджеты акчасына. Әмма Татарстанда ремонтка мохтаҗ 480 почта бүлеге бар әле.

Айрат Нуретдинов белдергәнчә, беренче этапта сиреналарны үзләренең база станцияләрендә урнаштырганнар, ә алдагы этапларда хәбәр итү системаларын башка вышкаларда куярга туры киләчәк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү өчен элемтә баганаларына сиреналар куюны дәвам итәчәкләр

Илья Начвин хәбәр иткәнчә, «Таттелеком» 2028 елга кадәр республика районнарында элемтә баганаларына 1,6 мең сирена урнаштырачак. Эшләр график буенча бара - 320 комплект монтажланган инде.

«Таттелеком» генераль директоры Айрат Нуретдинов белдергәнчә, беренче этапта сиреналарны үзләренең база станцияләрендә урнаштырганнар, ә алдагы этапларда хәбәр итү системаларын башка вышкаларда куярга туры киләчәк. Нуретдинов муниципалитетлардан тиешле ярдәм күрсәтүләрен сорады.

Ул шулай ук ясалма фәһем темасы буенча да үз фикерен белдерде. Аның компаниясе һәр белгеч нейрочелтәрләр белән эшләүдә ким дигәндә база күнекмәләренә ия булсын өчен зур тырышлык куя.

«Күп кенә җитәкчеләр зур хата җибәрә. Алар компаниягә килеп, ясалма фәһемне кертергә мөмкин дип саный. Ясалма фәһемне компания моңа әзер булса гына кертергә мөмкин», – дип белдерде Нуретдинов.

«Татар-информ», Динара Прокопьева

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus