Татарстанлыларны буран турында кисәттеләр
Татарстан Гидрометеорология үзәге республика халкын 1 февральдә төнлә һәм көндез начар һава торышы көтелү турында кисәтте.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада урыны белән көчле кар һәм буран фаразлана. Күрү мөмкинлеге 500-1000 метрга кадәр начараячак. Юлларда кар өемнәре һәм бозлавык барлыкка киләчәк.
Машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән игътибарлы булуларын һәм юлларга чыкканда һава торышы шартларын исәпкә алуларын сорыйлар.
Исегезгә төшерик, кичә Казанда «Буран» планы игълан ителде. План 2 февральнең төнге 00:00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак.