Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Кама коррекция мәктәбе укучылары хәрбиләр өчен коры душ комплектлары ясаган

«Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары гуманитар ярдәм җыю һәм Түбән Кама халкын махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышуга җәлеп итү эшен дәвам итә. Чираттагы мастер-класс Химиклар урамы, 72б адресында урнашкан гуманитар ярдәм кабул итү пунктында узган. Биредә 18нче номерлы коррекция мәктәпнең 6 «А» сыйныфы укучылары коры душ комплектлары ясаган.

Белем бирү учреждениесе күптән волонтерлар төркеме белән хезмәттәшлек итә.

Укучылар эш тәртибенә бик тиз төшенгән һәм тырышып эшләгән.

«Хәрбиләргә ярдәм итәргә кирәк, чөнки алар илебезне саклый», – диде 6нчы сыйныф укучысы Карина Ямкова.

Химиклар урамы, 72б адресында урнашкан волонтерлык пункты көн саен эшли һәм ярдәм итәргә теләүче һәркем өчен ачык.

Биредә азык-төлек продуктлары, киемнәр, медикаментлар, тартмалар, көнкүреш техникасы, шулай ук акча кабул ителә. Моннан тыш, халык эш белән ярдәм итә ала – маскировка челтәрләре һәм исән калу беләзекләре үрә, оекбашлар бәйли, мендәрләр тегә, гуманитар йөкләрне төрә ала.

Гуманитар ярдәмне хәрбиләргә, тыныч халыкка һәм госпитальләргә җибәрәләр.

«Коры душ ясау өчен йокы урыны әсбаплары, окоп шәмнәре өчен парафин кирәк. Безгә куллар җитми, ярдәмчеләр кирәк. Хәзер шулай ук контрактчыларга ярдәм итү бурычы да тора. Активлашырга һәм егетләребезгә ярдәм итәргә чакырабыз», – диде Игелекле йөрәкләр» төркеме җитәкчесе Лариса Орлова.

Фотоларны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте. Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus