Татарстанга киләсе атна уртасында -25 градуска җиткән салкыннар кабат кайтачак – синоптик
Татарстанда -1 градустан -6 градуска кадәр диапазондагы һава температурасы киләсе атнаның дүшәмбесенә кадәр саклана, шуннан соң ул чәршәмбедә -25 градуска кадәр төшәчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шундый фаразын җиткерде.
«Һава торышы температура күзлегеннән караганда төрле булачак», - дип искәртте Шувалов.
Явым-төшемгә килгәндә, буран дүшәмбегә кадәр дәвам итәчәк, нәтиҗәдә айлык норманың яртысы күләмендә явым-төшем күзәтелергә мөмкин.
«Атна ахырына кадәр температура тагын бер күтәрелер, мөгаен. Ягъни температура фонында тирбәнешләр дәвам итәчәк», - дип сүзен төгәлләде Шувалов.