Әгерҗе фермеры Тәлгать Муллануров: Кәҗә өчен субсидия бар, ә сарыклар һаман күләгәдә
Татарстанда сарыкчылыкка игътибар аз, һәм дәүләттән ярдәм булмаса, сарыкчылык белән шөгыльләнә башлаган кешегә бик кыен. Әгерҗе районы Кичкетаң авылы фермеры Тәлгать Муллануров Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында шул хакта сөйләде.
Ул республикада сарыкчылыкка ихтыяҗ булмавына игътибар юнәлтте. «Республикада бер кешегә елына 73 килограмм ит җитештерелүен исәпкә алганда, сарык ите 2 процент кына тәшкил итә. Минемчә, бу бик уйланырлык сан», - диде фермер.
Ул крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сарыкчылыкны үстерүдә ярдәм буенча комплекслы программа эшләүне сорады. Җир участокларына, сарык фермалары төзелешенә рөхсәт алуда ярдәм кирәклеген әйтте.
«Эшне башлап җибәргәндә ярдәм күрсәтелмәгәч, бик читен. Комплекслы программа кирәк. Безнең сарык асраучылар хезмәттәшлеккә һәм шушы программаны эшләргә әзер. «Баҗа туган түгел, кәҗә мал түгел» дигән халык мәкале бар. Тик хәзер кәҗәне дә хайванга саный башладылар, 1 мең субсидия бирәләр. Ә сарыклар һаман күләгәдә кала», - дип борчуы белән уртаклашты Тәлгать Муллануров.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Ул сарык йоны һәм тиресенә ихтыяҗ булмавын искәртте. «Йон эшкәртү чыгымнарына килсәк, азык-төлеккә чыгымнарны исәпкә алып, 1 килограмм йон өчен ул 800 сум тәшкил итә. Тулаем алганда, миндә йонга киткән чыгымнар 1 миллион сумнан арта . Йон беркемгә кирәкми. Иң яхшы дигәндә, 1 килограммын 20-40 сумнан озата алам», - ди фермер.
«Бар иде заманалар: 80нче елларда 1 килограмм йонны 9-11 сумнан сатып алалар иде. 1 тонна йоның булып, «Жигули» машинасы һәм МТЗ тракторы сатып алып була иде. Кукмара фабрикасы йонны ала инде, ләкин илтеп бирүләрне исәпкә алганда, файдасы бик аз», - дип билгеләп үтте Тәлгать Муллануров.
Ул утырышларның берсендә республикада йон һәм тире эшкәртү предприятиесе төзелеше турында сүз кузгатканын искәртте. «Базарда хәзер натураль йон юрганнар юк. Ә без, фермерлар, хәзерге вакытта йонны утильләштерүгә җибәрергә мәҗбүр», - диде фермер.
Тәлгать Муллануров әйтүенчә, 80нче елларда республикада 1 миллион сарык булган, хәзер 256 меңгә калган. «Сарыклар саны 74 процентка кимеде. Әгерҗедә 5 мең баш сарык исәпләнә. Кызганыч, елдан ел бу сан 1,5-2 процентка кими», - диде ул.
Бүген аның 400 башка якын сарыгы бар. Фермер Татарстан токымын үрчетә. Аның фикеренчә, татар сарыгы республика бренды да була алыр иде. Ул сарыкчылык белән 12 ел шөгыльләнгәнен әйтте. Алты айлык бәрәннәре 45-47 килограмм авырлык җыя. «Алты айлык вакытыннан ук сатуны икътисади яктан нәтиҗәле дип саныйм», - диде фермер.
Тәлгать Муллануров журналистлар белән әңгәмә барышында да сарык үрчетүчеләргә фермалар төзелешендә мөмкинлек бирергә кирәклеген әйтте. «Авыл хуҗалыгындагы барлык юнәлешләргә субсидия бар, ә сарыкчылыкта юк. Шуны көтәбез. Исем өчен генә булса да. Күпме булса да, сарыкчылыкның алга китешенә ул бер этәргеч булыр иде», - диде фермер. Дүрт ел элек ул бер сарыкка 400 сум исәбеннән субсидия алган булган.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтимеров, фермер чыгышыннан соң, сарык йонын эшкәртү буенча кооперативларны үстерергә тәкъдим итте. «Бергәләп эшләргә, бизнес-проектлар төзергә мөмкин. Әйе, программа булдырырга кирәклеге белән килешәм», - диде ул.
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада йон эшкәртү мөмкинлеге турында сүз күптән баруын искәртте. «Бу эштә катнашачак кешеләрне берләштереп бетерә алмыйбыз әле. Әйдәгез, җыелып, бу кооперациягә кем әзер булуын хәл итик, чөнки йон эшкәртү – чыгымлы юнәлеш. Җентекләп өйрәнеп, проект булдырырга кирәк. Сарык асраучыларга ярдәм чаралары бар», - диде министр.