Мөслимдә «Кешеләр һәм технологияләр» фотокүргәзмәсе ачылды
Мөслимдә «Кешеләр һәм технологияләр» фотокүргәзмәсе ачылды. Фотопроект быел икенче мәртәбә тормышка ашырыла. Проект авыл хуҗалыгының югары технологияле булуына бер дәлил булып тора, дип яза «Мөслим» сайты.
Полотно геройлары – компаниянең яшь хезмәткәрләре. Алар барысы да үзләренең сәләтләрен туган җирләрендә тапканнар. Күргәзмәне ачу тантанасында районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм «Август-Мөслим» агрофирмасының генераль директоры Юрий Янковский катнашты.
Фотокүргәзмәне карарга Мөслим политехник техникум студентлары да килгән иде. Киләчәкләрен авыл хуҗалыгы белгечлекләре белән бәйләп, шушы юнәлештә һөнәр үзләштерүче кичәге укучылар – бүгенге студентларга да әлеге очрашу бик кызыклы булды.
Юрий Янковский ассызыклаганча, киләчәк – авыл хуҗалыгында. Очрашу мөмкинлегеннән файдаланып, ул укучыларны техника ремонтын яхшылап үзләштерергә һәм әлеге катлаулы процессларны үз күзләре белән карарга агрофирмага чакырды. Күргәзмә гыйнвар ахырына кадәр «Яшьлек» спорт комплексында эшләячәк. Керү ирекле.