Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятен йөз еллык юбилее белән котлады

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Тантаналы кичәгә «Динамо»ны котларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Динамо» Бөтенроссия җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров һәм Казан мэры Илсур Метшин килде.

Беренче булып ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүз алды. Республика башлыгы үз чыгышында «Динамо»ның ил өчен спорт кадрлары әзерләү үзәге булуын һәм шулай булып калуын билгеләп үтте.

«Сезне бу тантаналы чарада сәламләвемә шатмын. Үзенең йөз еллык тарихында «Динамо» меңләгән талантлы спортчы һәм остазлар тәрбияләде, Олимпия уеннары һәм дөнья беренчелекләре, континенталь һәм илкүләм турнирлар чемпионнарын һәм призерларын әзерләде; физкультура һәм спортны популярлаштыруга, яшьләрне актив яшәү рәвешенә җәлеп итүгә ярдәм итте һәм батырлык, рухи көч, спорт осталыгы символына әверелде.

«Беренче олимпиячеләр — ишкәкчеләр Николай Тетеркин һәм Игорь Феоктистов; Татарстанның беренче динамочысы, СССРның атказанган тренеры, дистәләгән көрәшче әзерләгән Николай Моряшичев, Олимпия чемпионнары - чаңгычылар Федор Симашов һәм Ольга Данилова, фехтованиячеләр Ольга Князева, Наилә Гыйләҗева һәм Валентина Никонова, авыр атлет Николай Колесников, җиңел атлетлар Гөлнара Галкина-Сәмитова, рапирачы Марта Мартьянова һәм башка бик күп танылган спортчыларның исемнәре Татарстан һәм Россия спорты тарихына алтын хәрефләр белән язылган», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстанның спорт объектлары атамаларында бөек динамочыларның исемнәрен мәңгеләштерергә тәкъдим итте.

«Безнең көннәрдә «Динамо» республика ярдәме белән яшь талантларны әзерләүдә мөһим үзәкләрнең берсе булып кала, спорт җәмгыятенең Бөек Җиңү традицияләрен саклый. Безнең командаларның уен төрләрендәге уңышлары җанатарларны аеруча шатландыра. Бүген Россия чемпионатларының югары дивизионнарында Татарстанның «Динамо» җәмгыятен Казанның сигез командасы — ил чемпионнары һәм дәрәҗәле халыкара трофейлар ияләре тәкъдим итә», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан башлыгы шулай ук Казан волейбол командаларының уңышларын аерым билгеләп үтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus