Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хезмәт министрлыгы мәктәп укучыларына социаль өлкәдәге эш үзенчәлекләре турында сөйләде

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Кешегә кеше кирәк» дигән һөнәри юнәлеш бирү сессиясе узды. Чара мәктәп укучыларын социаль өлкәдә эшләү белән кызыксындыруга һәм булачак квалификацияле белгечләрне әзерләүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Тармакның үзенчәлекләре турында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Социаль эш факультеты деканы Маргарита Максимова һәм Казан дәүләт медицина университетының яшьләр сәясәте буенча проректоры вазифаларын башкаручы Артур Җәләев сөйләде.

Моннан тыш, очрашу вакытында комплекслы һәм тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләре укучыларга үзләре эштә куллана торган заманча җиһазларны күрсәттеләр. Укучылар вак моториканы үстерү җайланмалары, өлкәннәрдә фикер функцияләрен тәэмин итү өчен төрле тренажерлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вертикализаторлар һәм башка җиһазлар белән таныштылар.

Укучыларның шулай ук белгечләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бар иде. Алар сораулар бирделәр һәм социаль өлкәдә эшнең чынлыкта ничек булуын, кешеләрнең нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүен, хезмәткәрләрнең нинди бурычларны хәл итүен һәм нинди уңышларга ирешә алуын белделәр.

Болардан тыш, мәшгульлек хезмәте белгечләре укучыларга VR-күзлек ярдәмендә тиешле һөнәрләр белән танышырга тәкъдим итте.

Сессиядә җиде мәктәптән 140тан артык яшүсмер катнашты. Чара «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында оештырылды, дип билгеләделәр министрлыкта.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus