«Ак Барс» үз бозында Уфа хоккейчыларына оттырды
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Уфаның «Салават Юлаев» командасына 3:4 исәбе белән җиңелде. Уен Казанда узды.
Беренче периодның дүртенче минутында Шелдон Ремпал алканы «Ак Барс» капкасына кертте, исәп ачылды (0:1). Унөченче минутта Александр Барабанов исәпне тигезли алды (1:1).
Икенче периодның икенче минутында Денис Ян яңадан Уфа командасын алга чыгарды (1:2). Унҗиденче минутта «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Владислав Ефремов гол кертте (1:3).
Өченче периодның унынчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Илья Сафонов Казан командасының артка калышуын киметә алды (2:3). Период азагында «Ак Барс» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды һәм, гол кертеп, исәпне яңадан тигезли алды. Голны Илья Сафонов кертте (3:3).
Өстәмә вакыт – овертаймның соңгы минутында «Салават Юлаев» уенчысы Егор Сучков гол кертте һәм командасына җиңү китерде (3:4).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Арефьев (Билалов);
- Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Миллер;
- Хмелевский – Семёнов – Пустозёров, Карпухин – Марченко;
- Денисенко – Тодд – Сем.Терехов, Лучевников – Ст. Терехов;
- Дыняк – Кателевский – Бровкин (Бардин), Потапов.
Казан командасы составында бүген яңа уенчы Нэйтан Тодд бар иде. Ул узган атнада Артемий Князев һәм Брэндон Бирога алмашка «Спартак»тан күчеп килде.
«Салават Юлаев»
- Вязовой (И. Коновалов);
- Броссо – Родуолд – Ремпал, Панин – Зоркин;
- Сучков – Алалыкин – Жарковский, Цулыгин – Кулик;
- Бутузов – Хохряков – Ян, Фәизов – Варлов;
- Кузнецов – Ефремов – Горшков, Комаров – Газимов.
31 гыйнварда Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» командалары көч сынашачак. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.