Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татарстан» журналы ике телдә республика авыллары турында белешмәлек чыгарды

«Татарстан» журналы 105 еллыгы уңаеннан республика авыллары турында китап-җыентык чыгарды. «Авыл» дип аталган басма – журнал редакциясенең «авыл сәяхәтләре»н берләштергән ике телле җыентык.

Китапка төрле торак пунктлардан репортажлар, аларның тарихы һәм традицияләре, җирле халыкның хикәяләре кертелгән.

«Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина әйтүенчә, авыллар турында иң яхшы материалларны бер китапка туплау идеясе басманың юбилее алдыннан туган. Аны гамәлгә ашыру өчен масштаблы эш таләп ителгән.

«Без күп еллар дәвамында Татарстан буйлап сәяхәт итәбез. Безнең һәр санда ниндидер авыл турында материал чыга. Татар һәм рус вариантларында төрле авыллар чыга. Мин монда эшләгән соңгы ун елда гына да шулкадәр күп авыл җыелды. Шулай итеп китап чыгару идеясе туды», - дип аңлатты баш мөхәррир.

Җыентык ике вариантта – рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителгән. Һәрберсендә – 105әр авыл.

«Китап рәсми рәвештә басылып чыкты, ул китапханәләргә таратылачак. Без аны сатарга планлаштырмыйбыз. Китапны авылларга таратырга, шулай ук кунакларыбызга бүләк итәргә ниятлибез. Бу бүләккә бирә торган китап булачак», - дип өстәде Вафина.

Ул шулай ук китапны меценат ярдәме белән бастырып чыгарулары турында әйтте. «Китапны чыгарырга Җәүдәт Миңнәхмәтов ярдәм итте», - диде баш мөхәррир.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus