Кукмарада янгыннан соң шәхси йорт җимерекләрен тикшергәндә ир-ат мәете табылган
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Татар Тулбасы авылында шәхси йортта янгын чыккан. Янгынны сүндергәннән соң җимерекләрне тикшергәндә 65 яшьлек ир-атның мәете табылган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын 65 яшьлек ир-ат тәмәке тартканда игътибарлы булмау сәбәпле чыккан. Янгын мәйданы 49 квадрат метр тәшкил иткән. Йортның үзеннән тыш аның верандасы да янган. Йорт бүрәнәдән булу сәбәпле, югары температура аркасында конструкция туп-туры ир-ат өстенә ишелгән.