Татарстан омбудсмены күп балалы гаиләләргә җир биргәндә хокук бозу очракларын ачыклаган
Татарстанда бушлай җир бирү өчен исемлеккә 72 271 күп балалы гаилә кертелгән. Узган ел азагына булган мәгълүматларга караганда, 55 439 гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Бу хакта бүген Казанда эксперт советының киңәйтелгән йомгаклау утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская хәбәр итте.
«Казанда, Чаллыда, шулай ук Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында җир участоклары бирү буенча вазгыять катлаулы», – диде ул.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2025 елның октябрендә Республика законнары нигезендә күп балалы гаиләләргә җир урынына 200 мең сум күләмендә акчалата түләү бирү мөмкинлеге кертелде.
«2025 елда күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү тәртибен анализлау өчен җиде муниципаль районга бару оештырылды. Мониторинг барышында хокук бозу очраклары ачыкланды. Кукмара районында участокларны бүлгәндә чират бозылган, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында гражданнарнвң гаризаларын карау һәм карар кабул итү өчен билгеләнгән 30 көнлек срок артып китү очраклары теркәлгән. Әлмәт районында гариза бирүчеләргә исемлектән чыгару һәм җир бирмәү турында карар кабул ителү турында хәбәр итү өчен бирелә торган җиде көнлек срок үтәлмәве ачыкланган», – дип билгеләп үтте Сабурская.