Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Лима Кустабаеваның 80 яшьлек юбилее уңаеннан концерт куйды
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле озак еллар дәвамында сәнгать җитәкчесе булган Татарстан һәм Россиянең халык артисты Лима Кустабаеваның 80 яшьлек юбилее уңаеннан зур концерт куйды. Концерт Тинчурин театры залында узды. Театр фойесында Лима Кустабаеваның иҗади эшчәнлегенә багыышланган күргәзмә ясалган иде.
«Сез – татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Сез – тырыш, көчле хатын-кыз. Хезмәтегезне, халкыгызны, телегезне, милләтегезне яратасыз һәм бүген дә тугры булып яшисез. Сезнең һәр эшегез – үрнәк. Үзегез эшләгән чорда ансамбльгә шушы коллектив белән бергә күпме җиңүләр китергәнсез. Бу соклануга лаек. Иң дөрес бәяне халык бирә – Россиянең халык артисты исемен йөртү шул хакта сөйли», - диде Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.
Ул Лима Кустабаевага күпьеллык хезмәте өчен Татарстан Республикасы Рәисе аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән аның урынбасары Дамир Натфуллин котлаулар һәм ихлас теләкләр әйтте. Сәнгать әһеленең юбилее яраткан тамашачысы белән бергә узу – табигый, дип ассызыклады ул.
«Лима Кустабаева татарның «оясы» булган Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә туып, Татарстан сәхнәсен яулаган Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең – халкыбызның йөзек кашы булган ансамблебезнең сәнгать җитәкчесе булуга гомеренең зур өлешен багышлаган. Мәдәният һәм сәнгать дөньясында үзенең олпат исемен булдырган шәхеснең эшчәнлеге бүген дә ансамбль белән аерылгысыз. Сәхнә артына котларга кергәндә, ул аларны «Бу бит минем балаларым» дип атады», - дип башлады чыгышын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
«Һәр милләтне шәхесләре билгели. Сез дә халкыбызның олпат заты. Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтайларында сез әзерләгән мәдәни программаны әле дә хәтерлибез», - дип дәвам итте ул. Данис Шакиров юбилярга Бөтендөнья татар конгрессының югары бүләген – халыкара медален тапшырды.
Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова кичәнең тантаналы рухта башлануына игътибарны юнәлтте. «Кичәнең героинясы шундый зур шәхес. Коллективка сезне хөрмәтләве өчен шәхсән үземнән дә зур рәхмәт әйтәм», - диде ул.
«Без кешене эшләгән вакытында кадерли беләбез, ә еллар узгач башка мөнәсәбәт барлыкка килә. Кеше гомерен еллар түгел, ә ул елларның тулы булуы билгелидер. Лима Галиевнаның иҗат юлына карасаң, моның шулай икәнлегенә инанасың», - диде ул.
Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшинның Лима Кустабаеваның эшчәнлеген хөрмәт белән искә алуын ассызыклады.
«Аның Җыр һәм бию ансамблендәге эшчәнлеге – үзе аерым бер чор. Ул елларга тиңнәр юктыр. Безнең шәһәр өчен Лима Галиевна «Сәйдәш» мәдәният сарае җитәкчесе һәм сәнгать җитәкчесе буларак та билгеле. Сәйдәшкә багышланган «Казан сөлгесе» проекты ЮНЕСКО исемлегенә дә керде. Лима Кустабаева халыкка нәрсә кирәк икәнен тоемлый белә. Бүген дә «Сәйдәш» мәдәният йортында эшли – ничек эшләмәсен, ул бит әле кызлар кебек», - диде Гүзәл Сәгыйтова.
Лима Кустабаеваны шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты проректоры Эльвира Галиуллина, Татарстан Республикасы башкортларының төбәк автономиясе рәисе Гали Хәсәнов һәм башкалар котлады.
Сәхнәгә юбилярның гаиләсе – ире Зирәк Йосыпов һәм үз гаиләсе белән улы Тимур да чыкты. «Мин, аның хәләле буларак, аны мактарга тиешмендер. Ләкин татар мәкале минем өчен изгерәк, аны кабатлап тормыйм. Быел безнең өйләнешүебезгә, Аллаһы боерса, 55 ел була. Шушы 55 саны белән безнең яшәешебез, бер-беребезгә булган мәхәббәтебез бәяләнә. Бу залга килгән тамашачыга рәхмәт!», - диде Зирәк Йосыпов.
Котлаулар концерт номерлары белән аралашып барды. Лима Кустабаева һәм аның тормыш иптәше Зирәк Йосыпов тамашаны залдан карады.