Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хезмәт министрлыгы 2026 елда бушлай алырга мөмкин булган һөнәрләр исемлеген раслады

«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 2026 елда бушлай яңадан укыту өчен һөнәрләр исемлеге билгеләнде. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш эзләүчеләр өчен 186 һөнәр ачык булачак, ә махсус хәрби операция ветераннары өчен исемлек хезмәт базарында иң кирәкле 213 белгечлеккә кадәр киңәйтелгән.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр иткәнчә, исемлек хезмәт базарындагы агымдагы вазгыятьне исәпкә алып яңартылган.

«Исемлек 186 төрле юнәлешне үз эченә ала, ә махсус хәрби операция ветераннары өчен мөмкинлекләр җыелмасы бераз киңрәк – 213 һөнәр. Бүген бу юнәлешләрнең һәркайсы өчен конкрет белем бирү программалары формалаштырыла», - дип билгеләде ул.

Хезмәт министрлыгында аңлатуларынча, исемлек кадрлар ихтыяҗы буенча фаразлар, шулай ук тармак федераль ведомстволары һәм төбәкләр тәкъдимнәре нигезендә формалашкан.

Исемлеккә яңа һөнәр алу өчен дә, булган белгечлек буенча квалификация күтәрү өчен дә программалар кертелгән. Алар арасында – автомеханик, мәгълүматлар базасы администраторы, автобус, йөк автомобиле, трамвай һәм троллейбус йөртүчесе, машинист, механизатор, технологик җиһазлар операторы, тегүче, слесарь, токарь, эретеп ябыштыручы, химик анализ лаборанты, авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы, график һәм кулланучы интерфейслары дизайны буенча белгеч, ясалма фәһем, экскурсовод, кунакханә администраторы һәм башкалар.

Программа шулай ук катнаш һөнәр ияләренә һәм квалификация күтәрүгә мохтаҗларга юнәлдерелгән. Илкүләм проект кысаларында агроном, ветеринария фельдшеры, төрле юнәлештәге инженерлар, медицина хезмәткәре, программист, системалы аналитик һәм мәгълүмати системалар буенча белгечлеккә яңадан әзерлек узарга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus