Казанда 16 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе узачак
11 февральдә Казанның тугызынчы сыйныфларында белем алучы 16 мең 102 укучы рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе узачак. Телдән имтихан биремнәрен уңышлы үтәү дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелергә рөхсәт булып тора.
Йомгаклау әңгәмәсе укучыларның аралашу күнекмәләрен – төрле темаларга монологик әйтелмәләр уйлап табу, диалог алып бара белү, текстны сәнгатьле итеп кычкырып уку һәм өстәмә мәгълүмат җәлеп итеп сөйләү күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән.
Йомгаклау әңгәмәсе өчен иң күп балл – 20. «Зачет» алу өчен аның яртысын җыю да җитә. Әңгәмәне уза алмаган очракта, имтиханны резерв көннәрдә – 11 мартта һәм 20 апрельдә тапшырырга була, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, узган елны Казанның якынча 15 мең тугызынчы сыйныф укучысы рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен узган иде.