Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Урыссуда «Татар-мөселман кызы 2026» Республика бәйгесе уза

31 гыйнварда Ютазы районының Урыссу бистәсендә Татарстан Диния нәзарәте мәгариф оешмаларында белем алучылар арасында «Татар-мөселман кызы 2026» Республика конкурсы уза. Чараны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән Ютазы районы мөхтәсибәте һәм Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе оештыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсның максаты – татар-мөселман гореф-гадәтләрен популярлаштыру һәм саклап калу; гаилә, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне ныгыту; бүгенге көндә дин, гаилә һәм һөнәри эшчәнлекне бергә алып барган татар хатын-кызларын хөрмәтләү.

Бәйгедә катнашу өчен Татарстан Республикасы мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортларыннан шәкертләр командалары (4 әр кеше) чакырыла.

«Татар-мөселман кызы 2026» Республика конкурсы берничә этапта уза:

  • үзең белән таныштыру: мавыгуларың һәм белем алуың турында сөйләү;
  • татар телендә диктант язу;
  • ислам фәннәре буенча викторина;
  • татар телендә нәшид башкару;
  • татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча конкурс;
  • аш-суга осталык бәйгеләре.

Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus