«Рауза» мәчетендә Коръән уку бәйгесе: Аллаһы Тәгалә милләтебезне дә күтәрер дип ниятлибез
15 февральдә Казанның «Рауза» мәчетендә Коръәнне яттан сөйләү һәм уку бәйгесе була. Бәйгедә Совет районы мәчетләрендә укучы 7-14 яшьлек татар кызлары катнаша ала. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә «Рауза» мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Вафин әйтте.
«Коръән – Аллаһы Тәгаләнең сүзе. Үзебезнең милләт вәкилләре Коръәнне өйрәнеп, күңелләренә кертсә, бу әлбәттә, зур нәтиҗә була. Нәтиҗәне бер елда күрмәскә дә мөмкин, нәтиҗә дистә еллардан соң күренәчәк дип ышанабыз. Коръән белән бәйле булган һәр нәрсәне Аллаһы Тәгалә күтәрде. Коръәнне алып килгән Җәбраил галәйһисәәләм – иң зур фәрештә, Коръән иңгән иң хәерле кеше – Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа салләллааһү галәйһи вә сәлләм. Балаларыбыз Коръәнне кечкенәдән йөрәкләренә кертсә, Аллаһы Тәгалә безнең милләтебезне дә күтәрер, дигән кечкенә дә, зур да ниятебез бар», – ди ул.
- Әлеге бәйге Совет районы мәчетләрендә укыган балалар арасында уза. Номинацияләр: «Коръәни Кәримнең соңгы 10 сүрәсе», «30 нчы җүзнең яртысы», «30 нчы җүз тулысынча», «Тиләвәт».
«Мәчетебездә мондый бәйгеләрне уздыру матур традициягә әйләнде, ул ел саен үткәрелә. Бәйгегә 7-14 яшьлек татар кызларын көтеп калабыз. Коръәнне өйрәнә, ятлый башлаган кызларны җыябыз. Без әлеге чараны Коръәнне әле ятлый гына башлаган балаларны хуплау өчен, аларны бер-берсенә күрсәтү өчен эшлибез. Алар мәчетләрдә, яки өйләрдә ятлыйлар, бер-берсен күрмиләр. Ә бәйгегә ел саен иллегә кадәр бала җыела. Алар бер-берсен күрә, бер-берсе белән таныша. Кемнең ничек ятлаганын, кемнең ничек сөйләгәнен күрәләр», – ди хәзрәт.
Илнур хәзрәт сүзләренчә, укытучылар, остазлар, әти-әниләргә сөйләгән вакытта – баланың хәләте бер төрле, ә мәчеттә кешеләр каршында сөйләгәндә – башкачарак була.
«Күз алдыгызга китерегез, 7-8 яшьлек кыз бөтен мәчет каршына чыгып сөйли. Беренче вакытта алар каушарга да мөмкин, ләкин икенче, өченче тапкыр чыгыш ясаганда алар нәрсәгә килгәнен белә. Шулай итеп, кызларны кешеләр алдында белгәнен сөйләү, күрсәтү, чыгыш ясау әдәбенә дә өйрәтәбез», – ди ул.
Хәзрәт чараны район бәйгесе, бәйрәме дип атауларын әйте. «Балаларны таныштырып, без аларга «Һәрберсе дә җиңүче» дип әйтәбез, һәрберсенә тәмле бүләкләр, акчалата бүләкләр әзерлибез. Алар шатлана, аларны сөендерү безгә дә бик рәхәт», – ди Илнур хәзрәт Вафин.