Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанның «Студентлар лигасы» 30 еллыгын каршы ала: БРИКС белән элемтә, фильм, премия

Быел Татарстанның «Студентлар лигасы»на 30 ел тула. Юбилей елында күп кенә масштаблы проектлар әзерлиләр, ә якындагы зур чара «Ел студенты» премиясен бүләкләү тантанасы булыр дип көтелә. Бәйрәм уңаеннан оешмадан тагын нәрсә көтәргә һәм әлеге уңайдан республикага кемнәр киләчәк – «Татар-информ» материалында.

Татарстанның «Ел студенты» – 2025»кә рекордлы санда гаризалар керде

«Ел студенты» – Татарстан югары уку йортлары студентлары бергәлегенең төп чараларының берсе. Нәкъ менә монда иң лаеклы һәм актив яшьләрне билгелиләр, аларның хезмәтенә югары бәя бирәләр һәм бүләкләр тапшыралар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел бүләкләү тантанасы 27 гыйнварда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Премиягә рекордлы санда гаризалар килде – 600гә якын. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Татарстанның «Ел студенты – 2025» премиясенә кызыксыну артуын күрәбез. Быел гаризалар 200гә арткан. Исегезгә төшерәм, премия ун индивидуаль һәм коллектив номинацияне үз эченә ала. Бу безнең республиканың яшьләр сәясәтендә төп вакыйгаларның берсе», – дип ассызыклады ул.

«Ел студенты» премиясе – студентларның уңышларын билгеләп үтү мөмкинлеге генә түгел, ә республиканың кадрлар потенциалын формалаштыру мәйданчыгы да. Биредә студентлар үзләрен таныта һәм эш бирүчеләрнең игътибарын җәлеп итә ала, дип өстәде Кадыйров.

«Гран-при иясе «Алгарыш» программасы буенча Россиянең һәм башка илләрнең теләсә кайсы югары уку йортында, шул исәптән Кытай, Малайзия, Һиндстанда һ.б. белем алачак», – дип өстәде «ТР Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов.

Узган ел төп призны Чаллыдан Светлана Вяткина алган. «Җиңү ул вакытта тормыштагы иң якты вакыйгаларның берсе булды», – дип белдерде ул.

«Бу вакыйга хис-кичерешләргә бай булды. Әзерлек барышында – үзеңне күрсәтү теләге, борчылу һәм дулкынлану. Бүләкләү тантанасында – бәхет, шатлык һәм горурлык. Минем өчен Чаллыга җиңү алып кайту бик кыйммәтле булды», - дип уртаклашты ул.

Аның сүзләренчә, узган ел «Татарстан ел студенты» премиясенең Гран-приын алуы киләчәктә эшләү һәм һөнәри үсеш өчен җитди стимул булган.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан студентлары турында документаль фильм төшерәчәкләр

Татарстанның «Студентлар лигасы» юбилее 19 мартта билгеләп үтеләчәк. Нәкъ менә шушы көнне 30 ел элек оешмага нигез салынган булган. Истәлекле датага республика территориясендә студентлар хәрәкәте турында фильм төшереләчәк. Премьера KazanMall бинасында булачак, дип сөйләде «Татар-информ»га Шамил Якупов.

«Без студентлар һәм лига турында фильм төшерә башлыйбыз. 30 ел элек һәм хәзерге вазгыятьне чагыштыру кызыклы булачак. Ул вакытта тулай тораклар, шартлар башка иде, республика үзе башка иде. Бүген Казан – илнең төп студентлар шәһәре һәм җәлеп итү ноктасы», – дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, фильмның исеме әле расланмаган, әмма аның үзенә әлеге вариант ошый: «Студентлар лигасы: студентлар белән бергә 30 ел». Премьерадан соң фильм Татарстанның югары һәм махсус урта уку йортларында күрсәтеләчәк.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Лига форум»га ШОС, БРИКС һәм ОИС студентларын чакырачаклар

Быел «Лига форум» студентлар мәгариф проектының статусы күтәрелер дип көтелә. Аңа башка илләрдән катнашучыларны чакырырга планлаштыралар, дип дәвам итте Якупов.

«Форум лигасы» 1 августтан 20 августка кадәр узачак. Без аны Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы, ШОС (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы) һәм БРИКС илләреннән студентлар чакырып, халыкара дәрәҗәгә чыгарырга планлаштырабыз. Барлык кирәкле ярдәмне алдык инде», - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, «Лига форум» Татарстан тарихында беренче халыкара студентлар саммиты булачак. Гомумән алганда, илдә бары тик Бөтендөнья яшьләр форумы гына студентлар бергәлегенең «Лига форум» көннәрендә республикада җыела торган халыкара төрлелеге белән мактана ала.

«Студентлар лигасы» Татарстанның барлык югары уку йортлары буенча тур уздыра

Беренче курс студентларын студентлар сафына кабул итү, шулай ук студентларның төрле сораулар белән мөрәҗәгатьләрен тыңлау өчен «Татарстан студентлар лигасы»ның республиканың барлык югары уку йортлары буенча зур туры мөһим вакыйга булачак.

«Бездә беренче курс студентлары өчен «Беренче лига» программасы белән Татарстанның барлык югары уку йортлары буенча тур планлаштырылган. Өч көн эчендә һәр югары уку йортында администрация белән очрашачакбыз, алар белән бергә студентларның актуаль сорауларына җавап бирәчәкбез, белем бирү лекцияләре уздырачакбыз», – дип аңлатты Шамил Якупов.

Моннан тыш, һәр югары уку йорты белән хезмәттәшлек турында килешү төзеләчәк. Соңгы тапкыр «Студентлар лигасы» мондый турны 2011 елда уздырды.

Сүзен йомгаклап Якупов хәбәр иткәнчә, Татарстан Хөкүмәте, югары уку йортлары ректорлары советы һәм «ТР студентлар лигасы» арасында өч яклы килешүне яңадан имзалау планлаштырылган.

«Татар-информ», Арсений Кәримов

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus