Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабуга «Ел укытучысы −2026» Бөтенроссия конкурсының зона турын кабул итте

22 һәм 23 гыйнварда «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында «Россиянең Ел укытучысы — 2026» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Анда Татарстан Республикасының ун районыннан педагоглар катнашты. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Конкурсны ачу тантанасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон сәламләвеннән башланды.

«Укытучы — бөек сүз ул, шәхес буларак та бөек, һәм укытучы, ниһаять, балаларыбызга ата-аналарны алыштыра. Бу — бервакыт мәктәпкә килгән һәм мәктәптә калган кешеләр. Һәм бу кешегә ярдәм итү бик мөһим. Безнең районда укытучыларга ярдәм итү чаралары күп. Мондый конкурсларда катнашу бик җиңел түгел, чөнки жюрида бары тик профессионаллар гына. Ләкин мин ышанам, сез көн саен үз дәресләрегездә югары класс күрсәтәсез. Сезгә яхшы конкурс чыгышлары телим», – диде Елена Мерзон.

Шулай ук укытучыларга рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен конкурсның жюри әгъзалары җиткерде, алар арасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, Татарстан Республикасы мәгариф институтының методик эш буенча проректоры Ольга Мартьянова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова һәм башкалар бар иде.

Конкурс кысаларында педагоглар ике төп биремне үтәде. Беренчесе «Дәрес» булды, анда 25 минут эчендә үз фәнең буенча дәрес бирергә һәм жюри сорауларына җавап биреп, аны 5 минут дәвамында анализларга кирәк иде. Икенче сынау «Педагогик интервью» булды — бу ун минутлык диалог, анда укытучылар үзләренең һөнәри принципларын һәм заманча белем бирүне күзаллауларын ачтылар.

Беренче көнне Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары укытучылары ярышты. Алар физика, математика, инглиз теле һәм әйләнә-тирә дөнья буенча ачык дәресләр үткәрделәр, шулай ук «Педагогик интервью» сынавын үттеләр. Икенче көнне эстафетаны Әгерҗе, Кукмара, Балтач, Түбән Кама һәм Чистай районнары алды, алар әдәбият, музыка, информатика, биология һәм физкультура дәресләрен тәкъдим иттеләр.

Шул ук көннәрдә «Иң яхшы татар теле укытучысы» Бөтенроссия конкурсының бер этабы узды, анда 5 педагог катнашты. Алабугадан «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексының татар теле укытучысы Ләйсирә Сәгъдиева чыгыш ясады.

«Мин инде 35 ел укытучы булып эшлим, шуңа да карамастан, мондый конкурста беренче мәртәбә катнашам. Бу һөнәргә бары тик мәхәббәт белән генә килдем. Безнең «Адымнар-Алабуга» коллективы бик тырыш һәм дус, ышанам, бездә барысы да югары дәрәҗәдә узачак. Минем дәреснең темасы — Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре, чөнки бөек шагыйребезнең тууына 140 ел тула. Мондый тема, һичшиксез, балаларда этик нормалар тәрбияләүгә ярдәм итәр дип уйлыйм», – дип уртаклашты Ләйсирә Сәгъдиева.

Бу конкурста укытучылар шулай ук 25 минут дәвамында дәрес күрсәттеләр, әмма икенче бирем интервью түгел, ә хезмәттәшләре өчен мастер-класс булды.

Зона этабында яхшыларның иң яхшылары билгеләнде. «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының республика этабына финалистлар үтә.

Республика этабына чыккан педагогларның исемнәре соңрак билгеле булачак.

Конкурс һөнәри осталык ярышы гына түгел, инновацион методикалар һәм иҗади идеяләр белән алмашу өчен мөһим мәйданчык та булды. Ике көн йомгаклары буенча Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы исеме өчен көрәшне дәвам итәчәк педагоглар билгеләнде, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus