Алабугада «Минем икенче әнием» конкурсы игълан ителде
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан редакция иҗади конкурс игълан итә. Без алабугалыларны яраткан педагогларга, тәрбиячеләргә һәм репетиторларга багышланган елмаюлар һәм ихлас теләкләр галереясын булдыруда катнашырга чакырабыз, дип хәбәр итә «Алабуга нуры».
Конкурсның максаты: педагогларның күңел җылысын, һөнәри осталыгын һәм үз эшләренә мәхәббәтен чагылдырган фотосурәтләр коллекциясен туплау. Портретлар, эш вакытында төшкән сурәтләр яки укучылар белән уртак фотолар кабул ителә.
Катнашу шартлары:
Эшләр 2026 елның 8 февраленә кадәр кабул ителә:
- Фотоларны new-kama@bk.ru электрон почтасына
- Мессенджерларга 8-903-319-25-74 номеры буенча җибәрү сорала.
Хәбәрдә күрсәтергә кирәк:
- Педагогның исем-фамилиясен, ул эшли торган учреждениене.
- Фотография авторының исеме һәм элемтә телефоны.
Җиңүчене билгеләү:
9 февральдән 4 мартка кадәр alabuganury.ru сайтында ачык онлайн-тавыш бирү узачак. Иң күп тавыш җыйган фотография җиңүче дип таныла. Җиңүченең исеме 2026 елның 4 мартында игълан ителәчәк. Иң яхшы фотоны җибәрүче кул эшләре остасыннан бүләк җыелмасын алачак.
Конкурс — балаларны тәрбияләүгә һәм аларга белем бирүгә тормышларын багышлаган яраткан укытучылырыбыз һәм тәрбиячеләребезгә ачыктан-ачык рәхмәт белдерү мөмкинлеге, диелә хәбәрдә.