Казанда яшәүче пенсионер домофон кодын алыштырыр өчен мошенникка 80 мең сум күчергән
Казанда яшәүче пенсионер хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Өлкән яшьтәге хатын-кызга идарәче компания хезмәткәре исеменнән билгесез кеше шалтыраткан һәм «домофон кодын алыштыру» турында хәбәр иткән. Пенсионер смс-хәбәр аша килгән саннарны атаган, шуннан соң мошенник трубканы куйган.
Аннары хатын-кызга хокук саклау органнары һәм Финанс мониторингы федераль хезмәте (Росфинмониторинг) хезмәткәрләре исеменнән шалтыратканнар. Алар пенсионерны акчаларына куркыныч яный, дип ышандырган. Шуннан соң хатын-кызга акчаларын «куркынычсыз» счетка күчерергә кушканнар.
Нәтиҗәдә пенсионер хатын 80 мең сумнан артык акчасын югалткан. Җинаять эше ачылган.