Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сәлимгәрәев: Журналистика - иҗтимагый аңны ныгыту миссиясен дә үти

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан медиа берләшмәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия матбугаты көне белән котлады.

«Бүген без үзебезнең һөнәри бәйрәмебезне – Россия матбугаты көнен билгеләп үтәбез! Журналистика - медиатармакны формалаштыручы барлык кешеләрнең уртак эше генә түгел, ә иҗтимагый аңны ныгыту һәм буыннар элемтәсен саклау буенча мактаулы миссия булуын да искә төшерү урынлы», - дип белдерде медиаменеджер.

Айдар Сәлимгәрәев искәрткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Указы белән 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде, аның кысаларында 2036 елга кадәр дәүләт милли сәясәтенең яңа стратегиясен гамәлгә ашыру башланачак, ул күпмилләтле ил халыклары арасында милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итүгә, милли мәдәниятләр һәм телләрнең күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән, төбәктә 2026 елны Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан итте, дип игътибар итте республика агентлыгы башлыгы.

«Киләчәк буыннарның үз Ватаннарына нинди ихтирам һәм горурлык хисе белән караулары, аның күпмилләтле халкының батырлыкларын күңелләрендә һәм хәтерләрендә кадерләп саклаулары сезнең белән бездән тора», – дигән ышанычын белдерде ул.

«Кадерле коллегалар! Сезне бәйрәм белән котлыйм, рәхмәтле укучылар, тамашачылар һәм тыңлаучылар, шулай ук һөнәри бурычыгызны үтәүдә уңышлар телим», - дип йомгаклады Айдар Сәлимгәрәев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus