Бәркәтә комбайнчысына «Днепр» мотоциклы биргәннәр
Бәркәтә авылыннан Минвәли Зәйдуллинга колхозда эшләгәндә 6лы модель «Жигули» автомобиле бирәләр. Уңган комбайнчы «Днепр» мотоциклына да ия була. Бу хакта «Безнең Чирмешән» яза.
1969 елдан башлап, 1995 елга кадәр, гомере буе «Шушма» колхозында механизатор булып эшләгән ул: җәен-көзен – комбайнчы, язын-кышын – тракторда.
Кызганыч, инсульттан соң Минвәли Хәлиулла улына аралашуы кыенрак. Аның өчен күбрәк улы, кызлары сөйләде.
- Уракта әүвәл СК-4 комбайнында эшләде, аннан соң өчме икән «Нива» «туздрды». Әти гел алдынгы булды, бер елны хәтта 6лы модель «Жигули» автомашинасы белән дә бүләкләнде, «правасы» булмагач, аны братларына бирде. Шулай ук бүләк «Днепр» мотоциклын үзебез «җигеп йөрдек», - ди Минвәли бабайның улы Рифкать.
Шушы колхоз ветераны Минвәли Зәйдуллин гыйнвар башында 90 яшьлеген үткәрде. Бар гомере хезмәттә үткән якташыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова котларга барды һәм юбилярга район башлыгы Рамил Айбатовның тәбрикләүләрен һәм бүләген ирештерде.
Минвәли һәм Әминә (ул 15 ел элек мәрхүмә булган) Зәйдуллиннар 52 ел бергә гомер итеп, дүрт бала үстергәннәр. Әтиләре бүген улы Рифкать, килене Әлфия тәрбиясендә гомер итә.
-Без ишле гаилә. Төп йорт булгач, монда гел җыелабыз, еш кайтабыз. Ачык йөзле, тәмле пешерүче, әтине караучы хуҗаларга бик зур рәхмәт, - диде Минвәли абыйның Чирмешәндә яшәүче кызы Гөлүсә Кәримова.