Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләрен бүләкләде

Прокуратура хезмәткәрләре, зур йөкләнешкә карамастан, законлылыкны һәм гаделлекне тәэмин итә һәм югары профессиональлек күрсәтә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ прокуратура хезмәткәре көненә багышланган чарада белдерде. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.

Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты. Тантана М.Җәлил исемендәге татар академия опера һәм балет театрында узды.

Чара Россия, Татарстан һәм прокуратура дәүләт флагларын чыгарудан башланды. Шуннан соң ил һәм республика гимннары яңгырады. Аннары катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның видеокотлавы күрсәтелде.

РФ Генераль прокуроры Александр Гуцан видеокотлавында прокурорларның махсус хәрби операция шартларындагы геройлыгын билгеләп үтте. Аларның батырлыгы һәм эшкә тугрылыгы куелган максатларга ирешүгә зур өлеш кертә, дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов өстәп әйткәнчә, өч гасырдан артык вакыт дәвамында прокурорлар законга һәм илгә хезмәт итүдә мөһим роль уйный.

Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов тармак органнары прокуратура оешуга 304 ел тулуны билгеләп үтә, дип искәртте.

Суяргулов билгеләп үткәнчә, республика прокуратурасы эшенең югары нәтиҗәләре – команда белән эшләү, хезмәткәрләрнең квалификациясен даими рәвештә арттыру һәм бүлекчәләр арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Ул шулай ук көч ведомстволары һәм хакимият органнарындагы коллегаларга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Чара азагында Миңнеханов һәм Суяргулов дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән ТР прокуратурасы бүлегенең баш белгече Ольга Зарипова, прокуратура ветераны Илшат Нәҗмиев, ТР прокуратурасы бүлегенең баш белгече Маргарита Микеркина, Казан гарнизоны хәрби прокуратурасының эшләрне башкаручы инспекторы Ирина Ренскова, ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Альберт Хәялетдинов бүләкләнде.

«ТАССРга 100 ел» медале Казан гарнизоны хәрби прокурорының өлкән ярдәмчесе Жахонгир Абдулхаков һәм прокуратура ветераны Нәсимә Мирзануровага тапшырылды.

Казан прокуроры урынбасары Руслан Габитовка «Татарстан Республикасының атказанган юристы» исеме бирелде. Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады һәм Татарстан Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын тапшырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus