Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе киләчәккә планнар билгеләде
Чувашиядәге ️Тукай авылы мәдрәсәсендә Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсенең еллык җыелышы узды. Җыелышта узган елның нәтиҗәләре каралды, шулай ук киләчәккә планнар төзелде. Бу хакта Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе хәбәр итә, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
️Җыелышта берләшмәнең әгъзалары, татар активистлары һәм чакырылган кунаклар катнашты. Берләшмәнең рәисе Әгъзам Шакиров 2025 елда башкарылган эшләр белән таныштырды.
2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы, ә Чувашия Республикасында Җиңү һәм патриотизм елы буларак үтте.
Чувашия татарларының милли- мәдәни берләшмәсе татар мәктәпләре белән бергә балаларга патриотик һәм милли тәрбия чаралары үткәрүгә зур өстенлек бирде.
«2026 ел да безнең өчен бик мөһим һәм үзенчәлекле ел. Россиядә ул Халыклар бердәмлеге елы, Чувашия Республикасында Халыклар дуслыгы елы, ә Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны – бөек шагыйребез, Тукай елы дип игълан итте. Шуңа күрә, милли-мәдәни берләшмә буларак, бу ел безне әлеге юнәлешләрдә тагын да актив булырга өнди», – дип билгеләнде җыелыш барышында.
Бу ел юбилейларга бай. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгы билгеләнәчәк. Ф.Гибатдинов исемендәге «Мишәр» җыр һәм бию халык ансамбле 40 еллык, «Вакыт» газетасы 30 еллык, Урмай мәктәбе 160 еллык юбилейларын билгели. Шөмерле шәһәре мәчетенең - 30, ә Өчбалтай мәчетенең 130 еллык юбилее. Шуннан чыгып, милләтара һәм динара дуслык темасына багышланган чаралар планга кертелде. Берләшмәнең еллык эшчәнлеге уңай бәяләнде.
Әлбәттә, проблемалар юк түгел. Кул җитмәгән, хәл итәсе сораулар бихисап: Чабаксар шәһәрендә яшьләр белән эшләүне оештыру, мәдәни проектлар өстендә эшләү, яшь буынны милли хәрәкәткә тарту һәм башкалар. Берләшмәнең татар активистлары республиканың район үзәкләрендә, шәһәр мәктәпләрендә туган телләрне саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә эшне көчләндерергә дигән тәкъдим белән чыктылар.
Шулай ук милли оешмага Чувашиянең Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, халыклар ассамблеясы һәм Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Мәгәриф һәм мәдәният министрлыклары белән алга таба да актив хезмәттәшлек итүне дәвам итәргә, көчәйтергә кирәк дигән фикер яңгырады.
Җыенның ахырында Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров татар халкына зур хезмәтен күрсәткән, хәзерге вакытта Комсомол округының иҗтимагый палата рәисе, берләшмәнең әгъзасы Мифтахутдинов Киаметдин Садертдин улына иҗтимагый тормышта активлыгы өчен рәхмәт әйтеп, истәлеккә 26 татар авылы кергән Чувашия картасын бүләк итте, диелә хәбәрдә.